(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Диләрә Гафурова). Яңа ел бәйрәмнәре вакытында урам-юл челтәрен тәүлек әйләнәсе карап тоту өчен шәһәр предприятиеләренең авария бригадаларының дежур торуы оештырылачак. Аномаль кар яуган очракта чистарту техникасы паркы 300 берәмлеккә кадәр арттырылырга мөмкин. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Алда булачак бәйрәмнәр вакытында, докладчы сүзләренчә, җир асты һәм җир өстендәге җәяүлеләр кичүләренең торышы аерым контрольгә алыначак. «Электр белән тәэмин итүдә авария белән бәйле өзеклекләр булганда, җир асты юлларын су басуны булдырмас өчен, су суырту чаралары һәм электр генераторлары әзерләнгән», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары. Шәһәрнең парклары һәм скверлары, шулай ук чыршы шәһәрчегенә якын территорияләр эшкә алынган.
«Казан» гаилә үзәге каршында төп шәһәр чыршысын ачу начар һава торышы аркасында 26 нчы декабрьгә күчерелде. Бәйрәм урыны Иске Яңа елга кадәр эшләячәк. Чыршы шәһәрчеге территориясендә яңа ел иллюминациясен эксплуатацияләүне контрольдә тоту подряд оешмасы һәм сак предприятиесе көче белән башкарылачак.
«Без «Казан» гаилә үзәге янында төп шәһәр чыршысын ачуны 26 нчы декабрьгә күчердек. Яңгыр вакытында яңа ел кәефен булдыру авыр. Бу тәүлек эчендә күп кар яуды, иң мөһиме – без республика башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга яңа ел кәефе тудыра алсын өчен, иртәгә яхшы һава торышы булсын», - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
Казан урамнарында яңа ел иллюминациясе торышын даими рәвештә «Казэнерго» хезмәткәрләре күзәтә. Моннан тыш, Берләшкән диспетчерлык хезмәте бригадаларының тәүлек әйләнәсе дежур торуы оештырылган, +7(843)204-12-21 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Урам-юл челтәрен карап тотуда мәшгуль булган предприятиеләрдә профилактика максатларында янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәү һәм шикле әйберләр табылган очракта эш тәртибе турында инструктажлар үткәрелде.
Игорь Куляжев шулай ук 23 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр җәмәгать бәдрәфләренең эш графигы үзгәртелгәнен хәбәр итте. Массакүләм ял итү урыннарында алар көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
«Чыршы шәһәрчеге янындагы бәдрәф модульләре 31 нче декабрьдән 1 нче гыйнварга кадәр төнге сәгать 2 гә кадәр озайтылган режимда эшләячәк. Стационар җәмәгать бәдрәфләренә өстәп, бу чорда 16 биотуалет урнаштырылачак», - дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары.