(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Камилә Вилданова). Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә елга йомгак ясады һәм Татарстан башкаласының иң мөһим казанышларын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шәһәр инфраструктураны, шул исәптән социаль инфраструктураны үстерү өчен мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаган, шулай ук төрле өлкәләрдә эре проектларны гамәлгә ашыруны дәвам иткән: төзелеш, спорт, мәдәният һ.б.
Юл төзелеше төп өлкәләрнең берсе булды – быел рекордлы күләмдә эш башкарылды, дип ассызыклады Илсур Метшин. Мәсәлән, Горький шоссесы дублерының беренче участогы, Вознесение трактының (параллель рәвештә аның буйлап сәнәгать зонасы реновацияләнде) беренче участогы буенча хәрәкәт ачылды. «Кайчандыр без Даурия урамындагы сәнәгать зонасын реновацияләү мәсьәләсенә шикләнеп кенә карадык, әмма да ләкин әлеге карарны шәһәр кабул итте. Хәзер бу урында яңа микрорайоннар чәчәк ата», - дип өстәде Илсур Метшин.
Порт урамы буйлап территориядә актив төзелеш башланды. Гомумән алганда, Мэр билгеләп үткәнчә, быел торакны файдалануга тапшыру планы арттырып үтәлгән – 1 миллион 250 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. «Республика башкаласының күп кенә мөһим перспективаларын безнең яшь Шәһәрне үстерү институты һәм «Казаныш» форумы билгеләде, аның концепциясе баш архитектор һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән берлектә эшләнде. Февраль аенда алар ремонтланган бинага күченделәр, инде безне су инфраструктурасын үстерү проекты белән сөендерергә өлгерделәр», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Казан алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл итә алды. ТР Министрлар Кабинеты, хөкүмәт һәм республика башлыгы зур эш башкарды. «Безне ботарлап ташларга әзер меңләгән кеше көткән МЧС мәйданчыгына килүебезне яхшы хәтерлим. Илдә булган һәрнәрсә өчен муниципаль хакимият җаваплы булуына ияләшкәнбез. Беренче булып һөҗүмне үз өстебезгә алабыз, чөнки халыкка иң якыннары – без. Шулай да карарлар турында алар белән бергә телевизордан беләбез. Аллага шөкер, әлеге юлны үттек», - диде шәһәр башлыгы.
Казан һәм Татарстанның уңышлары федераль дәрәҗәдә сизелә, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. 14 нче декабрьдә узган туры линиядә һәм Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясендә дәүләт башлыгы Казан һәм Татарстанны 10 тапкыр искә алды.
«Шәһәр һәм республиканы уңай мисал буларак ун тапкыр искә алу бик сөенечле. Тиздән бездә БРИКС саммиты узачак, бу аеруча җаваплылык өсти. Моңа әзерләнәбез. Һәм мегапроект – шул атнада булган М12 юлын ачу. Бу ял көннәрендә беренче тапкыр Казан халкы һәм кунаклары трасса буйлап йөрделәр һәм соклануларын белдерделәр. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы дөрес бәя бирде: «Бу инде башка ил, мондый заманча магистральләр ярдәмендә төбәкләрнең башка үсеше», – дип уртаклашты Илсур Метшин.
Татарстан башкаласы эре халыкара чаралар үткәрү өчен даими мәйданчык булып тора. Федераль хакимиятләр, федераль проектлар, ТР Рәисе ярдәме белән шәһәр инфраструктурасы эзлекле рәвештә яхшыра. Казан «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге, UNACLA һәм БМО форумнарында үз позициясен актив белдерә. «Муниципаль дәрәҗәдә дә көн тәртибе үзгәрә, әмма, һәрхәлдә, без, дустанә булмаган илләрнең басымына карамастан, бөтендөнья халыкара муниципальара диалогта тулы хокуклы катнашучылар», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шәһәрдә инклюзияне, хәйрия өлкәсен үстерү төп юнәлеш булып кала, балалар һәм яшүсмерләр, өлкән яшьтәге шәһәр кешеләре аерым игътибар астында. Әйтик, быел «Яшәү яме» проектын гамәлгә ашыру дәвам итте, пенсионерлар өчен «Йөзьяшәрләр уеннары» спорт проектын башлап җибәрделәр. Моннан тыш, «Ышаныч» психологик ярдәм хезмәте киңәйде. Киләчәктә челтәр учреждениеләре шәһәрнең барлык районнарында барлыкка киләчәк.
Күп кенә хәйрия проектлары шәһәрдә «Игелекле Казан» эгидасы астында гамәлгә ашырыла. «Узган ел «Игелекле Казан»ның шигарь, әләм түгел, ә битараф булмаган кешеләрнең меценатлыкта, хәйриячелектә катнашу теләкләрен берләштерүче һәм туплаучы зур эш булуын күрсәтте. Әлбәттә, төп юнәлеш хәрбиләргә, махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә, шулай ук 1300 тонна гуманитар йөк җибәрелгән Лисичанск һәм Рубежное халкына ярдәм итү булды», – дип сөйләде Мэр.
Гомумән алганда, Казанда ел дәвамында куелган максатларга ирешелде, әмма әле күп эш башкарылачак, дип ассызыклады Мэр. «Без объектив нәтиҗәләргә шат. Аңа ирешү өчен һәрвакыт югары планка куйдык, ләкин уңыштан баш әйләнү юк. Без җиңүләрне генә түгел, хәл итәсе калган проблемаларны да күрәбез. Алар арасында мәктәпләр җитмәү, канализация челтәрләре, җәмәгать транспорты белән бәйле кыенлыклар бар. Кызганычка каршы, бу максатларга ирешү өчен бер тәвәккәллек һәм теләк аз. Шуңа күрә без көчләрне берләштереп, аңлауга ирешәчәкбез. Рәхмәт, безне Республика Рәисе ишетә. Киләсе елда бу проектларны тормышка ашырырбыз», - дип уртаклашты Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы «Казан командасы»ның һәр әгъзасына күмәк эшкә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Мэр сүзләренчә, күп кенә мәсьәләләрне алар ил буенча да, чит илләрдә дә үрнәкләр булмыйча хәл иткәннәр. Нәтиҗәдә, уңышлы практикаларны башка төбәкләрдән коллегалар үзләштерә. «Киләсе ел да иҗади булыр дип ышанам. Без хезмәт сөючән казанлылар, зур һәм кече эшкуарлык вәкилләре белән бергә эшләячәкбез һәм Казанны яхшырак итәчәкбез», - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Ахырда Илсур Метшин шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Бүген күпмилләтле республикада католиклар Раштуасын билгеләп үтүчеләргә иң изге теләкләремне җиткерәм. Казанда яшәүчеләрнең барысына да калган эшләрен уңышлы тәмамлауларын телим. Киләсе ел уңышлы һәм бәрәкәтле булсын өчен, без бердәм булып эшләдек һәм күп эшләр башкардык! Иң мөһиме – бөтен дөньяда тынычлык булсын – ул моңа лаек», - диде Илсур Метшин.