(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Камилә Вилданова). Бүген Казан Ратушасында укучыларны Казан Мэрының исемле стипендияләре белән бүләкләделәр. Аспирантларны һәм студентларны ТКХ, төзелеш, транспорт, цифрлы һәм мәгълүмати технологияләр, медицина, архитектура, мәдәният, икътисад, спорт, туризм һ.б. өлкәләрдә тикшеренү эшләре өчен бүләкләделәр. Шулай ук балалар музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләренең яшь тәрбияләнүчеләренең хезмәтләре билгеләп үтелде. Бүләкләрне барлыгы 93 кеше алды, аларны шәһәр башлыгы Илсур Метшин үзе тапшырды.
«Казан Мэрының исемле стипендияләренә конкурс елдан-ел ныграк колач җәя, талантлы яшьләргә иҗади эзләнүләрдә һәм теоретик һәм практик тикшеренүләрдә ярдәм итү мөһим», - диде Илсур Метшин.
Россиядә 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, шуңа күрә тантанада яшь талантларга ярдәм иткән кешеләрне дә хөрмәтләделәр. «Педагог һөнәре – иң затлы һөнәрләрнең берсе. Сез укытасыз, тәрбиялисез, илһамландырасыз, илебезнең, республикабызның һәм шәһәребезнең киләчәген формалаштырасыз. Бүген бу залда – Казанның интеллектуаль, иҗади һәм спорт ягыннан өметле киләчәге, һәм аларның остазлары. Алардан өйрәнергә, аларга ышанырга, сайланган эшкә тугрылык үрнәген алардан алырга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга шәһәр башлыгы.
Киләсе елда 30 яшен тутырачак конкурска студентлардан һәм аспирантлардан 237 гариза килгән. Офлайн этапка 102 кеше үткән. Аларны 23 эксперт комиссиясе бәяләгән. 16 аспирант һәм клиник ординатор 50 мең сум күләмендә стипендия алачак, 20 югары уку йорты студенты һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары – 35 мең сум, ике һөнәри белем бирү учреждениесе студенты – 20 мең сум.
2023 елгы стипендия ияләрен котларга узган елгы җиңүчеләр килде. Диана Гурьянова һәм Елизавета Носкова быел стипендиант булган София Галкина белән берлектә «Хәситә» иҗади триосы составында «Бишек жыры»н башкардылар. Барлык кызлар да – З.В.Хәбибуллина исемендәге 7 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары.
Яхшы укулары һәм иҗади казанышлары өчен стипендияләрне Камил Баһавиевка, Элина Вараксинага, Амелия Варшавскаяга, Камилә Габдуллаҗановага, София Галкинага, Лиана Гафиятуллинага, Эвелина Гимадиевага, Климентия Кайгородовага, Юлия Куприяновага, Кирилл Михайловка, Мария Руденкога, Нәзирә Садыйковага, Наилә Славинага, Зилә Шабаевага, Снежана Шуклинага тапшырдылар.
Моннан тыш, бүләкләр Анастасия Гребнева, Мәрьям Җәппарова, Анастасия Мазур, Мирослава Макарова, Мәликә Мифтахова, Леонид Панин, Илья Панков, Эльза Сафиуллина, София Солтанова, Софья Ткаленко, Валерия Тюрина, Әминә Умуралиева, Вилдан Хәбиров, Марсель Хәмидуллин, Артур Шишкинга бирелде.
Яхшы укулары һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлары өчен студентлар Аделия Әхмәдуллина, Юлия Бартова, Арина Бикмәтова, Диләрә Вәлиева, Даниил Выборнов, Гәрәй Кәлиуллин, Илназ Гарибҗанова, Елизавета Гонзова, Светлана Заһитова, Тимур Кәримуллин, Каролина Каштанова, Екатерина Ли, Елизавета Максимычева, Ева Малаева, Юрий Маясин, Тимур Мосабиров, Алисә Мөхәммәтшина, Никита Панов, Айрат Сибгатов, Айгөл Сибгатуллина, Ләйлә Хәбибуллина һәм Мария Чухлова бүләкләнде.
Казан Мэрының махсус стипендиясенә аспирантлар Андрей Беляков, Юлия Бикаева, Айсылу Ганиева, Алинә Гәрәева, Рәшидә Диярова, Дмитрий Ерохин, Святослав Клементьев, Люция Купкенова, Никита Майоров, Егор Новицкий, Карина Салахова, Илнур Хөснетдинов, Гөлназ Шәймуллина, Диана Шәйхетдинова ия булды.
Спорт казанышлары өчен Данис Гаязетдинов, Регина Галимова, Степан Данилов, Дарья Котова, Тамерлан Улюкаев, Ислам Шиһапов, Камилла Әхмәтова, Варвара Галельянова һәм Сәмирә Җиангированы стипендияләр белән бүләкләделәр.
Казан Мэры стипендиясен «Су полосы буенча олимпия резервы спорт мәктәбенә» һәм «Ак Бүре» хоккей командасына тапшырдылар. Соңгысы «Ел ачышы» номинациясендә җиңү яулады. 2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында казанлылар «Алтын алка» турнирында барлык алтын медальләрне оттылар. Тарихта беренче тапкыр Татарстан спортчылары ил чемпионы булды.
«Талант зур тырышлык таләп итә, һәм сез, кадерле стипендиатлар, безнең шәһәрдә иң сәләтле акыллы яшьләр булуын исбатладыгыз. Казан, яшьләр үсеше үзәге буларак, бөтен республикабыз өчен кызыклы һәм файдалы инициативаларның флагманы булып тора», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Кайбер стипендиатлар иҗади номерлар белән чыгыш ясады. А.С.Ключарев исемендәге 7 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучысы Анастасия Мазур әнисе һәм укытучысы Оксана Мазур белән «Закарпат биюе» белән чыгыш ясады. Танылган «Калинка» җырын 4 нче балалар сәнгать мәктәбеннән Снежана Шуклина үзенең остазы Артем Усов белән башкарды.
Тантананың ахырында Илсур Метшин, тикшеренүләрдә һәм иҗади башлангычларда зур уңышлар теләп, барысын да яңа ел белән котлады. Шәһәр башлыгы үз балаларына битараф булмыйча, үсәргә ярдәм итүче ата-аналарга аерым рәхмәт белдерде.