(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Юлия Летникова). Казанның ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларында яңа ел каникулларында 250 хезмәткәрдән һәм 100 берәмлек махсус техникадан торган 56 бригада дежур торачак – бу гадәти көннәргә караганда ике тапкыр күбрәк. Чүп-чарны чыгару өчен «ПЖКХ» ИК өстәмә рәвештә беренче һәм икенче сменаларга өч экипаж җәлеп итәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә кайнар линияләрнең, шәһәрлеләр белән элемтә сервисларының, диспетчерлык хезмәтләренең һәм авария бригадаларының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты.
«Узган яңа ел каникулларында безне региональ оператор бик нык авыр хәлдә калдырды, быел «ПЖКХ» идарәче компаниясенең үз алымнарын яңадан карап чыгуына ирештек. Яңалык юк, чүп-чар күп булачак. Ишегаллары, тротуарлар, җәяүлеләр кичүләре, чүп-чар чыгару – барысы да тәртип булсын», - дип йөкләде Илсур Метшин.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, яңа ел каникулларында чүп-чарны көн саен чыгарачаклар – моның өчен «ПЖКХ» ИК көненә 83 берәмлек һәм төнгә 20 берәмлек махсус техника җәлеп итәчәк. Идарәче оешмаларга контейнер һәм бункер мәйданчыкларына якын килү юлларының ачык булуын тәэмин итү йөкләнгән. «Идарәче оешмалар һәм «ПЖКХ» ИК арасында үзара хезмәттәшлек җайга салынды, шулай ук төбәк операторы калдыкларны чыгару өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең кизү торуын оештырды», - дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин. Казанлылар кол-үзәк телефоны аша чүп-чарны чыгару темасына сораулар бирә алалар: +7(843)260-02-40.
Йорт яны территорияләрен кардан чистарту өчен «торакчылар» кирәкле санда махсус техника һәм җыештыручыларны җәлеп итәргә әзер. Моннан тыш, килешү шартларында чит оешмаларның техникасын җәлеп итү мәсьәләләре каралды.
Коммуналь хезмәтләрне сүндерү белән бәйле планлы эшләр 15 нче гыйнварга кадәр гамәлдән чыгарылды. Алар җитешсезлекләрне бетерү өчен генә үткәрелә ала. ТКХ идарәче оешмалары хезмәткәрләрнең көчәйтелгән дежур торуын тәэмин итәчәк: кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән комплектланган авария бригадаларының максималь саны даими әзерлектә тора.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, шәһәр Башкарма комитетында һәм район администрацияләрендә җитәкчелек составының дежур торуы оештырылган һәм тәүлек буе диспетчерлык элемтәсе көйләнгән. ТКХ мәсьәләләре буенча бердәм диспетчерлык хезмәте телефоны: 063. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән гаризалар тәүлек әйләнәсе «Ачык Казан» системасы сайтында һәм +7(843)236-41-23 телефоны буенча кабул ителә. Шулай ук «Минем Казан» чат-боты да эшен дәвам итә. Идарәче оешмалар, район администрацияләре, торак-коммуналь хуҗалык комитеты да халык белән элемтәдә кала.
«Хөрмәтле коллегалар, безнең өчен казанлыларның бәйрәмнәре һәм ял вакыты – җаваплы һәм киеренке чор, кайнар линияләрнең, шәһәрлеләр белән элемтә сервисларының, диспетчерлык хезмәтләренең һәм авария бригадаларының өзлексез эшләвен тәэмин итүне сорыйм», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары шәһәр халкына газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында искәртте һәм Яңа ел каникулларында торак фондында һәм коммуналь инфраструктура объектларында террорчылыкка каршы чараларга аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте. Мәсәлән, йортларның подваллары һәм чормалары тикшерелгән, йозак җайланмалары ревизияләнгән, персонал белән өстәмә инструктажлар үткәрелгән һәм режимлы объектларны саклау көчәйтелгән.