(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Диләрә Гафурова). «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенә 11 яңа махсус автомобиль тапшырды, беренче тапкыр предприятие үзенең техника паркын тулысынча яңартты. Транспорт авария-диспетчерлык хезмәтенең чыгуларында кулланылачак, бу шәһәр газ хуҗалыгын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, халыкның гаризаларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген Мәскәү районының КЭГС территориясендә машина ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Анда шәһәр Мэры Илсур Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе Госман Низаметдинов катнашты.
ТР башкаласы башлыгы «Газпром трансгаз Казан»ның шәһәр һәм халык файдасына күпьеллык эшен билгеләп үтте.
«Рөстәм Ринатовичка һәм аның йөзендә бөтен компаниягә рәхмәт белдерәсем килә. Сез ярты гасырдан артык шәһәрнең ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә проводниклар булып торасыз, ә 1958 елдан безнең йортларга җылылык һәм уңайлылык алып киләсез. Яңа техника ярдәмендә Казанның газ комплексы эшенең ышанычлылыгы артачак дип өметләнәм», – диде Илсур Метшин.
Илебездә җитештерелгән автомобильләр барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, шул исәптән радиостанция, газ анализаторлары һәм индикаторлар, кораллар, махсус киемнәр һәм саклану чаралары белән.
Бүгенге көндә «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе – «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең эре структур бүлекчәләренең берсе. Идарә 3,6 мең км газүткәргеч, 1,4 мең газ редукцияләү пункты, 400 мең фатир һәм шәхси торак йортка хезмәт күрсәтә. Эре кулланучылар арасында – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ, шулай ук «Азино», «Родина», «Савиново» котельныйлары һәм башкалар.
Идарә автопаркын яңарту белән беррәттән 1958 елда Казанның Киров һәм Ленин районнарына хезмәт күрсәтү өчен оештырылган Мәскәү районы КЭГС бинасы ремонтлана. Хәзер бу хезмәттә 250 кеше эшли. 1978 елда КЭГС өчен җитештерү базасы төзелә, ул Городская урамы, 2а адресы буенча урнашкан. Бүгенге көндә бу территориядә шулай ук комплекслы авария-диспетчерлык хезмәте, Авиатөзелеш районы КЭГСы, җир асты металл саклау һәм метрология хезмәте, абонентларга хезмәт күрсәтү буенча бердәм үзәк бар.
Илсур Метшин авария-диспетчерлык хезмәте биналары урнашкан икенче корпуста булды. Кабинетта яңа җиһазлар урнаштырылган, шул исәптән ике мультимедия экраны, аларның берсендә сенсор панеле һәм шәһәрнең газүткәргечләренең интерактив картасы бар. Өлкән диспетчер Елена Алексеева шәһәр башлыгына сменада дүрт берәмлек махсус техника, дүрт авария бригадасы һәм 16 белгеч эшләвен сөйләде. Алексеева соңгы сменада бер генә авария дә булмавын билгеләп үтте.
Абонент пункты да яңартыла, ул Киров һәм Мәскәү, шулай ук Авиатөзелеш районының 200 меңнән артык кешесен кабул итә. Госман Низаметдинов билгеләп үткәнчә, элек абонент пунктларында сигез тәрәзә эшләгән, әмма биналарны ремонтлаганнан соң аларның саны өч тапкырга арткан, шулай итеп, халык оператив һәм уңайлы шартларда хезмәтләр ала ала.
Илсур Метшинга рейска кадәрге медицина тикшерүе бүлмәсен дә күрсәттеләр, анда процедуралар автомат җиһазлар ярдәмендә – медикларны җәлеп итмичә үткәрелә.
Ахырдан Рөстәм Усманов Мэрга 1900 елгы 100 франклык «Газ һәм Казан шәһәре электрлыгы» АҖ акциясен тапшырды. Акционерлык җәмгыяте 1896 елның 18 нче ноябрендә Брюссельдә мэтра де Донкерда төзелгән акт белән оештырыла.
«Казаньгоргаз» тресты 1954 елның июлендә Казан шәһәр Башкарма комитеты карары белән оештырыла, ә 1964 елда ул «Татгаз» республика идарәсе составына керә. 1968 елда трест «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе итеп үзгәртелә. Бүгенге көндә аңа үзәк җитештерү базасы, комплекслы авария-диспетчерлык хезмәте, «Горки-Танкодром» КЭГС, Мәскәү районы КЭГС, Авиатөзелеш районы КЭГС, «Юдино» КЭГС, «Дәрвишләр» КЭГС керә.