(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь,
Диана Жиленкова). Берничә сәгатьтән соң «Пирамида» мәдәни-күңел ачу
комплексында «Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия
фестиваленең гала-концерты башлана. Финалга 99 бала чыкты, шул исәптән 13
казанлы. Җиңүчеләр Россия эстрадасы йолдызлары Дима Билан, Лариса Долина, Игорь
Крутой һәм башкалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Гала-концерт алдыннан алар
Ратуша диварларында Казан Мэры Илсур Метшин катнашындагы матбугат
конференциясендә җыелдылар.
Кунакларны
сәламләп, шәһәр башлыгы быел «Игелекле дулкын» үзенең беренче юбилеен – биш
еллыгын билгеләп үтүен җиткерде. Бу елларда фестиваль биеклек ала һәм
географиясен киңәйтә алды. Анда бөтен илдән 7,5 мең бала катнашты, шуларның 1,5
меңе – 2023 елда. Бу – авыр тормыш хәленә эләккән, шул исәптән сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
«Мин
фестивальгә биш ел дәвамында ярдәм иткән барлык ата-аналарга, педагогларга һәм
артистларга рәхмәт белдерәсем килә. «Игелекле дулкын» хыялларны тормышка
ашырырга мөмкинлек бирә. Без нәкъ менә Татарстан башкаласының чираттагы тапкыр
вакыйганың үзәгенә әверелүенә бик шат. Яхшылыкның Казаннан бөтен илгә таралуы
бик яхшы. Хәерле юл!» – диде Илсур Метшин.
«Игелекле
дулкын» 2017 елда Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь
Крутой инициативасы белән эшли башлады. Соңгысы, үз чиратында, шәһәр
башлыгы Рөстәм Миңнехановка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
«Минем
тормыш юлымда шушындый кешеләр очравына Аллаһка рәхмәтлемен, - диде ул. Болар
барысы да «игелекле дулкын»га әверелде, фестивальне федераль каналда
күрсәтәләр».
Игорь
Крутой сүзләренчә, авыр тормыш хәленә эләккән балалар әлеге фестивальдә
ниндидер сулыш табалар һәм үзләренең кадерле хыялларын тормышка ашыру
мөмкинлеге алалар.
«Мин
Казанга шулкадәр гашыйк булдым! «Игелекле дулкын»нан башланган инициатива, һәр
шәһәрдә балаларга ярдәм итә алырлык кешеләр булсын өчен, хәрәкәткә әверелергә
мөмкин һәм тиеш тә. Бу безнең юкка гына яшәмәгәнлегебезне аңлата», - дип
ассызыклады Россиянең халык артисты.
Игорь
Крутой академиясе генераль директоры Стелла Хачанянц сөйләвенчә,
быел сайлап алу турлары сигез шәһәрдә – Казан, Ярославль, Мәскәү, Краснодар,
Кемерово, Екатеринбург, Новосибирск һәм Севастопольдә узган. ТР башкаласына 99
финалист килде, алар өчен иҗат кичәләре һәм мастер-класслар әзерләнде.
Балачактан
ук иҗат белән шөгыльләнү киләчәккә зур көч бирә, дип саный Россиянең халык
артисты Лариса Долина.
«Искиткеч
вакыйга, балалар сәхнәдә булганда мин бәхетле. Киләчәктә бу юнәлештән
китмәсәгез дә, сезнең кечкенә, ләкин мөһим җиңүләрегез бик файдалы булачак.
Фестиваль өзелмәсен, безнең буын вәкилләре бүгенге йолдызлар белән бер рәттә
торса иде», – диде ул.
«Игелекле
дулкын» хыялларны тормышка ашырырга гына түгел, ә уникаль кешеләр белән дә
аралашырга мөмкинлек бирә, дип уртаклашты телевидение алып баручысы Вадим
Такменев. Ул фестивальнең барлык төбәкләрне үз эченә алуын, ә аның үзәге
традицион рәвештә Казан булса иде дип теләде.
«Серләр
һәм әкиятләр, мавыгулар һәм өмет өзелүләр белән тулы искиткеч тормыш алып
барачак яңа кешеләрнең язмышында катнашуыбызга мин бик шатмын, – дип дәвам итте
Россиянең атказанган артисты Дима Билан. – Музыка – син бара торган
искиткеч маяк. Һәм, ничек кенә абстракт яңгырамасын, сәхнә һәм музыкага бәйле
кеше – яхшы мәгънәдә «яхшылык белән зарарланган» кеше».
Бер
ел эчендә күп кенә балаларның хыяллары тормышка ашкан инде. Бу – поход
оештырылышы да, гаджетлар сатып алу да, ә кемдер йорт хайваны алуга ирешкән.
Бүгенге очрашу да искәрмә түгел: Ратушага финалистларның берсе – Севастопольдән
9 яшьлек Гриша килде. Ул Дима Билан белән очрашырга хыяллана һәм, абыйсы Вова
белән бирегә килеп, кумиры белән таныша һәм аның белән фотога төшә.
«Мин
«Голос.Дети» проектында катнашырга хыялланам», – дип сөйләде Гриша. Ул кунаклар
өчен җырлады, ә аның абыйсы фортепианода уйнады. «Барысы да үзегезнең кулда,
эшләгез, кыю булыгыз, иң мөһиме, туктамагыз!» – дип теләде Дима Билан
балаларга.
Исегезгә
төшерәбез, «Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале
2017 елда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты,
композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль Мәдәни
инициативалар Президент фонды, ТР Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» ярдәме белән
үткәрелә. Оештыручылар булып ТР башкаласы Мэриясе һәм Игорь Крутойның популяр
музыка академиясе тора.