(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче
сентябрь). Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе
урынбасары Виктория Абрамченко Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм
балчык кырларында булды. Вице-премьер ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан
Мэры Илсур Метшин озатуында канализациянең биологик чистарту корылмаларында
башкарыла торган эшләр белән танышты.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары
Казанның чистарту корылмалары эшен илдә алдынгыларның берсе дип билгеләп үтте.
Виктория Абрамченко сүзләренчә, Россия буенча совет елларында төзелгән чистарту
корылмалары 60% -70% тузган.
«Мин Казанга алдынгы тәҗрибәне
карарга килдем, чыннан да, канәгать калдым. Ни өчен проект Казанда алдынгы
булып санала? Беренчедән, балчык утырмалары шәһәргә проблемалар китермәячәк.
Казанның чистарту корылмаларын проектлау һәм төзү, модернизацияләү балчык
калдыкларын киптерүне, чынлыкта сертификатланган ашлама булып торган грануллар
җитештерүне күздә тота. Бу ашлама яки техногрунт булырга мөмкин яисә
цемент заводлары өчен ягулык буларак кулланыла ала. Идел буенда урнашкан һәм
аны ләмле утырма белән агулаучы яңа мәйданнар кирәк булмаячак», – дип билгеләп
үтте Виктория Абрамченко.
Канализациянең биологик
чистарту корылмалары реконструкциясе «Экология» милли проектының «Волганы
сәламәтләндерү» федераль проекты, шулай ук чистарту корылмаларын төзү һәм
реконструкцияләүнең төбәк программасы кысаларында алып барыла. Эшләрне 2024 ел
ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Виктория Абрамченко ТР башкаласының
канализациянең биологик чистарту корылмалары реконструкциясе һәм балчык
кырларын рекультивацияләү тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга әзер булуын белдерде.
«Бу алдынгы тәҗрибәне ил буенча
тарату өчен безгә Казанда Россия идарә органнары, су чистарту предприятиеләре
вәкилләре өчен семинарлар сериясен үткәрергә туры киләчәк. Менә шушы тәҗрибәне
күрсәтергә һәм тиражларга кирәк», - дип саный РФ вице-премьеры.
Исегезгә төшерәбез, Казанның
биологик чистарту корылмаларының балчык кырларын рекультивацияләү 2021 елның
ноябрендә башланды. Эшләрнең заказчысы булып ТР Главинвестстрой тора. Генераль
подрядчы – «Ядран-Строй» ҖЧҖ.
Масштаблы реконструкция хисабына
канализациянең биологик чистарту корылмалары шәһәр агынтыларын чистарту
сыйфатын яхшыртачак. Алар канализация суларының зур күләмнәрен кабул итә һәм
чистарта алачак, бу шәһәрне төзү, киңәйтү, яңа объектларны канализация
челтәрләренә тоташтыру өчен мөһим.
Фоторепортаж
Видеорепортаж