(KZN.RU, 3-нче сентябрь). Шәһәр һәм республика көне шәһәр хезмәтләре өчен штат режимында узды. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников бәйрәм тыныч узды дип белдерде.
Бәйрәм урыннарында табибларга ярдәм сорап 11 кеше мөрәҗәгать иткән, ярдәм урында күрсәтелгән, госпитализацияүгә ихтыяҗ булмаган, дип хәбәр итте Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов. Шуны әйтергә кирәк, бәйрәм мәйданнарында 12 ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торды, 7 медпункт эшләде.
Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов сүзләренә караганда, бәйрәмнән соң үзәк мәйданнардан 80 кубометр чүп чыгарылган.
“Яңгырлы һава торышына карамастан, бәйрәм матур узды. “Черек күл” паркында, Г.Камал театры каршындагы мәйданда, Игенчеләр сарае янындагы фестивальгә һәм башка мәйданчыкларда шактый кеше җыелган иде”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин, бәйрәмнәрне оештыру һәм үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде.
“Мондый масштаблы бәйрәм шәһәр хуҗалыгы һәм аның хезмәтләре өчен җитди сынау булып тора”, - дип өстәде ул.