Шәһәр башлыгы ярдәм сорап язган шәһәрлеләр адреслары буенча юл тотты.
(KZN.RU, 4-нче сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Киров һәм Мәскәү районнары территорияләрен карап кайтты. Шәһәр башлыгы ярдәм сорап язган шәһәрлеләр адреслары буенча юл тотты.
Илсур Метшинны районнар администрацияләре башлыгы Дамир Фәттахов, Казан Мэры ярдәмчесе Иван Кузнецов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм башкалар озатып йөрде.
Иң элек Илсур Метшин Казанның иң танылган паркларның берсе – Химиклар мәдәният йорты янындагы скверга юл тотты, аны төзекләндерү буенча җирле халыктан шактый мөрәҗәгать килеп тора. Хәзерге вакытта шәһәрлеләр тарафыннан яратып өлгергән, 8,5 га мәйданлы зона начар хәлдә.
Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, паркны торгызу проектлары берничә мәртәбә башкарылган. Химиклар йорты белән әлеге территорияне төзекләндерү каралган вариантларның берсе бүген Казан Мэрына тәкъдим ителде. Шул ук вакытта проектны башкаручы проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә шәһәрдән ярдәм сорады. “Әгәр Универсиадага “ТАИФ” һәм “Оргсинтез” компанияләр төркеме шәһәр халкына бүләк ясап, Химиклар традицион паркын төзекләндерсәләр, калган сорауларны, һичшиксез, хәл итәргә тырышачакбыз. Бу парк элеккегечә предприятие ветераннарын, яшь гаиләләрне, әлеге районда яшәүчеләрнең барысын да сөендереп торачак. Яхшы булыр иде”, - дип җавап бирде Мэр.
Киләсе тукталыш – Словецких Юнг урамы буенча 7-нче номерлы йорт. Әлеге йортта яшәүчеләр чак кына күпсанлы проблемалар белән бергә бер калмаганнар. Аерым алганда, йортны төзүче – “СФ “Альтаир” ҖЧҖ, Д.Фәттахов сүзләренә караганда, банкротлык хәлендә, җылыту, су үткәрү - инженерлык челтәрләрен тоташтыруга документацияләрен тапшырмаган.
“Ярдәм сорап, сезнең белән очрашуны эзләмәс идек тә, Илсур Рәисович, әмма бу хәлдән чыгу юлларын тапмадык. Акча җитмәү сәбәпле моны үзебез генә хәл итә алмыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Мэрга бу йортта яшәүчеләрнең берсе.
Илсур Метшин халыкны әлеге проблеманы хәл итүнең теге яисә бу техник вариантын таба алуда ышандырды. Быелга йортны җылытуны, вакытлы схема буенча оештырырга туры киләчәк. Ә язын йортны бердәм үзәк җылыту пунктыннан (ЦТП) 5 индивидуаль җылыту пунктларына кабат тоташтыру планлаштырыла. Әлеге челтәрләргә “Казанның җылылык челтәрләре компаниясе” ААҖ хезмәт күрсәтә. “Без сезне калдырмыйбыз”, - дип гарантия бирде шәһәр башлыгы.
Биредә яшәүчеләр тагын берничә проблемаларын яңгыраттылар – төзекләндерелмәгән балалар мәйданчыгы һәм йорт янында яхшы юл булмавы. Соңгысы, аларның сүзләренә караганда, Зур Казан боҗрасына кергән магистральне төзегән вакытта җимерелгән. Мэр йорт янындагы йөрү юлының подрядчы “Стройхимсервис” ҖЧҖ оешмасы хисабына башкарылачагын, ә балалар мәйданчыгына шәһәр хакимияте икенче елда тотыначагы хакында хәбәр җиткерде.
“Әлеге авыр хәлгә сез төзүче аркасында калдыгыз, шуңа күрә башлангычта без сезгә ярдәм итәчәкбез. Әмма алга таба сез үз территориягезнең җаваплы милекчеләре булырга тиеш буласыз. Торак милекчеләре бердәмлеге – шуңа шулай дип атала да. Сезнең дус һәм бердәм булуыгыз шатландыра”, - дип белдерде Мэр саубуллашканда.
Илсур Метшин Коммунарлар урамындагы 2-нче номерлы йорт территориясен дә карап чыкты. Әлеге ишегалдында булып чыгырга вәгъдә биргән иде Мэр күптән түгел метрода барган вакытта биредә яшәүчеләрнең берсенә.
Ишегалды начар хәлдә түгел, биредә яшәүчеләр кышын автомобильчеләр газонга менмәсен өчен бордюр ташлары буена биек койма куярга сорады. Моннан тыш, халык фикеренчә, аларның йорты һәм Лушников урамындагы 1-нче номерлы йорт арасында үтә торган юлны тәртипкә китерергә кирәк. 2010 елда үткәрелгән ишегалдын капиталь ремонтлау барышында әлеге участок, акча җитмәү сәбәпле, шул хәлдә калдырылган. Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.