Илсур Метшин күп балалы гаиләләрнең барысын да тәкъдим ителә торган җир кишәрлекләре белән таныштыруны йөкләде.
(KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казанның беренче 9 күп балалы гаиләсе ТР Биектау районының Каймар поселогы янында җир кишәрлеге сайлап алды, дип хәбәр итте бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек сораулары буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Каймар поселогында тәкъдим ителә торган участоклар дәүләт кадастр учетына куелган, аларга номерлар бирелгән.
Р.Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, “ТР дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Каймар янындагы участокларны 20 % кеше сайлаган, сорашуда катнашучыларның 80%-ына Сокура поселогындагы җир биләмәләре күбрәк ошый”. Бүгенге көндә Лаеш районында күп балалы гаиләләр өчен билгеләнгән икенче җир кишәрлеген муниципаль милеккә күчерү буенча документларны рәсмиләштерү дәвам итә, аны ызанлау эше алып барыла, шул ук вакытта “Казгражданпроект” ААҖ белгечләре булачак поселокның генераль планын проектлаштыра. Әлеге участокта җир биләмәләрен бүлү, Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, октябрьдә башланачак.
Шәһәр районнары буенча әзерләнгән бердәм чиратта 3642 теләк белдерүче исәпләнә. Чират нигезендә һәр күп балалы гаиләгә комиссия утырышына язма чакыру җибәрелә. “Җир катгый рәвештә чират нигезендә бирелә”, - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин. 1 сентябрьгә Казанның социаль яклау базасында барлыгы 3771 күп балалы гаилә исәпләнә. Закон нигезендә, гариза тапшыручыга җир биләмәсен гаризаны биргән вакыттан ел дәвамында тапшырырга кирәк, дип искә төшерде Рөстәм Нигъмәтуллин.
“Бу унъеллыкларга милек. Безнең алда – җитди эш, без аңа җаваплы карарга тиеш. Сайлау – бер эш, икенчесе – документларны рәсмиләштерү. Безнең элек бер үк вакытта 3 мең җир кишәрлеге рәсмиләштергәнебез булмады”, - дип билгеләде Мэр һәм бүген тәкъдим ителгән участоклардан баш тартучылар казанлыларның киләчәктә Сокура һәм Каймар поселоклары янында 300 га бары ике зур участогы барлыгын аңларга тиешлеген искә төшерде.
“Ничек кенә булмасын, беренче чиратта без законны анык үтәргә тиеш, ә икенчедән – җир биләмәләрен сайлау процедурасын мөмкин булган кадәр уйлап эшләргә - күп балалы гаиләләрнең барысы да машинада түгел, барысы да билгеләнгән вакытта комиссия утырышына килә алмый. Утырышларны атнага бер мәртәбә түгел, берничә мәртәбә үткәрергә кирәк”, - дип билгеләде Мэр.
Илсур Метшин күп балалы гаиләләрнең барысын да, шул исәптән шәхси автотранспорты булмаганнарны да җир биләмәләре белән таныштыруны йөкләде. “Күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый советы генплан белән таныш, әмма кемнеңдер әлеге участокны шәхсән карыйсы килә икән, без моны оештырырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Рөстәм Нигъмәтуллин комиссия утырышына чакырылачак гаиләләр өчен булачак поселок урынына танышу сәфәрләре оештырылачагын хәбәр итте. Ахырда Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары инфраструктураны оештыру мәсьәләсенең җиңел түгеллеген, шактый зур акча таләп итүен, шуңа карамастан әлеге эшнең дәвам итүен искә төшерде. “Участокларны без бүген тапшырырга тиеш, әмма инфраструктаны без тиз арада оештыра алмабыз. Поселокларның генплан проектларына инженерлык челтәрләре, газ һәм электр станцияләре төзелеше, социаль инфраструктура салынган”, - дип аңлатты ул.