(KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Һава торышы шартлары уңай булган очракта атна ахырына кадәр Казанда 7 урамны ремонтлап бетерү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр итте.
“Узган атнада Булатов урамын ремонтлауны тәмамлый алдык. Бу атна ахырына кадәр Оренбург юлын, Волков, Бутлеров, Ваһапов, Вишневский, Яхин, Стадион урамнарын ремонтлап бетерү планлаштырыла”, - дип хәбәр итте ул.
Шулай ук тиз арада Мәскәү урамының беренче учатогы куллануга тапшырылачак, биредә юлны капиталь ремонтлау эше алып барыла. Илгиз Латыйпов сүзләренә караганда, Ташаяктан Чернышевский урамына кадәрге участокта юлны ремонтлау эшчеләре асфальтобетонның беренче катламын гына җәя алган, әмма яңгырлар явып тору сәбәпле, бу эш алып барылмый әлегә.
“Һава уңайлануга барлык эшләрне тәмамлагыз. Тагын бер кат кабатлыйм, башкарылган эшнең сыйфатын игътибар белән тикшерергә. Мәскәү урамы – төп объектларның берсе, без монда җитешсезлекләрне бетерү өчен кайтырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.