Төзү эшләре барышы белән Илсур Метшин танышты.
(KZN.RU, 12-нче сентябрь). Шәһәр үзәгендә юл эшләре тәмамланганнан соң да әле бөкеләр үзләреннән үзе бетмәячәк, шуңа күрә кышын транспорт хәлен нормальләштерергә ярдәм итәчәк чаралар комплексын башкарып чыгырга кирәк. Бу өлкәдә төп юнәлешләрнең берсе - күп катлы паркинглар, алар юлларны кырыйда калдырылган машиналардан өлешчә бушатырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Казанның урам-юл челтәрен үстерү буенча киңәшмә барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Бүгенге көндә 2013 елгы Универсиадага төзелергә тиешле 3 паркинг эшли. Алар Батурин урамында, “Кремль” һәм “Горки” метро станцияләрендә урнашкан. Тагын 7-не ел ахырына кадәр ачарга планлаштыралар, дип хәбәр итте Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Парковкаларның күбесе әзер диярлек дәрәҗәдә. Аерым алганда, Островский-Пушкин урамнары киселешендәге, шулай ук Оренбург тракты буенча, ЮХИДИ төп бинасы янында паркинглар сентябрь ахырында ачылыр дип көтелә. Киләсе айда Профсоюз-Астрономия урамнары киселешендәге паркинг куллануга тапшырылачак, биредә хәзерге вакытта эчке һәм тышкы отделка эшләре алып барыла. Ноябрь аенда Челюскин-Беломорская урамнары киселешендәге паркинг хезмәт күрсәтә башлаячак. Хәзер анда вентиляция системасы урнаштырыла, параллель рәвештә фасадны әзерлиләр. Декабрь аена Чистай урамында, “Татнефть-арена” боз сарае янындагы паркингны ачу планлаштырыла.
Тагын бер масштаблы проектларның берсе – Вокзал мәйданындагы 260 машинага исәпләнгән паркинг. Аны төзү барышы белән бүген Илсур Метшин шәхсән барып танышты. Проект җитәкчесе Илья Лекарев хәбәр иткәнчә, төзекләндерү эшләреннән соң бу мәйданда парковкадан тыш сәүдә павильоны һәм фонтан белән сквер барлыкка киләчәк. Көзен скверны төзекләндерү эшләрен башлау, аерым алганда брусчатка җәю планлаштырыла. Сквер 2013 елның апрель-май аенда әзер булачак. Җир асты парковкасына килгәндә, аны бу елның ноябрь аенда ачарга планлаштыралар. Хәзерге вакытта кирпеч белән стена, бүлгеләр өю тәмамлана, җылыту, эчке инженерлык коммункацияләрен урнаштыру эшләре алып барыла.
Вокзал мәйданын реконструкцияләү проекты белән танышканнан соң, Илсур Метшин элек бу урында оештырылмаган стоянка һәм сәүдә белән проблема барлыгын билгеләде. “Билгеле булганча, театр кием элгечтән, шәһәр аэропорттан, елга портыннан һәм тимер юл вокзалыннан башлана. Бу эштә вак-төякләр булырга мөмкин түгел. Монда берниинди шаурма һәм хот-доглар белән рөхсәт ителмәгән сәүдә булырга тиеш түгел. Автобусларның үз урыннарында торуы мөһим, килә торган автотранспорт логистикасы булырга тиеш. Бу – Казан өчен мөһим мәйданнарның берсе”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы Дәүләт төзү эшләре күзәтү идарәсе белән берлектә парковканы эш режимында бу елның ноябрь аенда ачу мөмкинлеген карап тикшерүне йөкләде, югыйсә Казан вокзалы янында көчле бөкеләр булырга мөмкин.
“Чараларны алдан күреп, стоянканы алданрак ачсак яхшырак булыр, - дип саный Мэр. – Паркингта калдырылган 260 машина ул – юл буенда 1,5 км буш урын, шәһәрдә транспорт хәлен яхшырту өчен яхшы мөмкинлек”, - дип нәтиҗә ясады ул.
Илсур Метшин Профсоюз – Кави Нәҗми урамнары киселешендә 275 машина урынына исәпләнгән паркингны карап чыкты. Биредә монолит каркас, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре урнаштыру, фасадка отделка ясау эшләре алып барыла. Паркинг бу елның 1 декабренә әзер булачак.
Шуны әйтергә кирәк, өстә саналган парковкалардан тыш, “Авиатөзелеш” метро станциясе янында актив төзү эшләре алып барыла. Ул 2013 елда метро станциясе белән бергә куллануга тапшырылачак.
Шәһәрнең Транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта сәүдә үзәкләрендә түләүсез паркинглардан куллану бермә-бер арткан. Мисалга, “Кольцо” сәүдә үзәгендә ул 80-90% тәшкил итә. Әмма түләүле паркинглардан шәһәр халкы кулланырга әзер түгел. Җавап итеп ЮХИДИ Казан буенча идарәсе башлыгы Наил Гыйбадуллин урамнарда рөхсәт ителмәгән парковка белән көрәшне көчәйтергә вәгъдә итте.