(KZN.RU, 13-нче сентябрь). Шәһәр урамнарын төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре хакында Казан Мэры Илсур Метшин бүген ландшафт дизайны өлкәсендә әйдәп барган шәһәр компанияләре белән фикер алышты. Шәһәр башлыгы бу өлкәдә агымдагы торыш буенча борчылуы белән бүлеште һәм эксперт берләшмәсе белән бергә 2013 елгы Универсиада алдыннан биредә хәлне яхшырту буенча эшләр планын башкарып чыгырга тәкъдим итте.
Киңәшмәдә Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан районнары администрацияләре башлыгы, “Трест “Горводзеленхоз” МУП яшелләндерү һәм ландшафт дизайны компанияләре, “Парк-Сервис” ҖЧҖ, “Ленд-Сервис” ҖЧҖ һәм “Плезир-групп” җитәкчеләре катнашты.
Базар катнашучылары, шәһәрдә заман таләпләренә туры килмәгән яшелләндерү дәрәҗәсе һәм сыйфатын билгеләп, Казанның үзәк урамнары һәм магистральләрен үзгәртеп кору буенча алдан әзерләнгән проектларын тәкъдим иттеләр, шул ук вакытта беренче чиратта төзекләндерергә тиешле Ершов, Вишневский урамнары, Оренбург трактын аерым бүлеп чыгаралар.
Казанда беренче тапкыр булган Жан Франко Пагхеро шәһәрнең “бик матур, әмма яшеллек җитмәвен” билгеләде. “Сыйфатлы концепция нигезендә яшелләндерү эшләре, әмма мәҗбүри рәвештә сезнең климатка туры килгән агач төрләре белән эш алып барган очракта, Казан тагын да матуррак булачак”, - дип ышана Италия архитекторы.
Илсур Метшин фикеренчә, Универсиадага әзерлек кысаларында башланган масштаблы төзү эшләре тәмамлануга башкаланы төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләсе беренче планга чыга: “Халыкара чараларга әзерләнү аркасында без шәһәрнең төрле – спорт, социаль объектларына, транспорт инфраструктурасына һәм башка өлкәләргә шактый инвестиция җәлеп итә алдык. Казан 25 еллык нормаль инерция үсешенә тигез булган ыргылыш ясады. Тормышыбызның күп өлкәләре алга китте, ә төзекләндерү артта калган. Бу конкрет урамнар мисалында күренә: машиналар йөрү өлеше ремонтланган, тротуар эшләнгән, фасадны тәртипкә китерелгән. Ә агачлар, алар анда булган очракта да, акула төшләре кебек калкып тора. Бала сыман, үзе үскән, ә киеме шул ук калган”, - дип белдерде Илсур Метшин, әлеге проблеманы хәл итү өчен хакимият, бизнес һәм яшелләндерү өлкәсендәге профессионалларның бергәләп эшләве кирәклеген билгеләп.