Шәһәрнең Башкарма комитетында кадрлар үзгәрешләре
(KZN.RU, 17-нче сентябрь). Казан шәһәре Башкарма комитеты структурасында кадрларга бәйле үзгәрешләр барлыкка килде. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Евгений Попов Казанның “Пассажирлар йөртүне оештыру” МУП директоры вазифасына билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, элек бу предприятиене Фәнис Нурмөхәммәтов җитәкләде.
“Казан шәһәре иҗтимагый үзәге” МАУ директоры вазифасына Лилия Хидиятуллина билгеләнде.
Илсур Метшин җитәкчеләргә яңа эш урыннарында уңыш теләде.