(KZN.RU, 17-нче сентябрь). Татарстан башкаласында Интернетка бушлай тоташу нокталары санын арттырырга кирәк. Бу казанлыларның һәм шәһәребез кунаклары ялын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе барышында шулай дип белдерде.
Бүгенге көндә Интернетка түләүсез Wi-Fi тоташу нокталары Урицкий паркында, Җиңү паркында, 1000 еллык паркында, “Крылья Советов” паркында, “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда һәм Сыртланова урамындагы скверда бар, дип белдерде Мәгълүматлаштыру һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин. Узган елда анда көн саен кимендә 2 мең тоташу теркәлгән. Бу программа Казан Мэриясенең “Эр-Телеком” компаниясе белән берлектә гамәлгә куелды.
Ел ахырына кадәр Интернетка бушлай тоташу мөмкинлеге Петров исемендәге паркта, Мир урамы буенча скверда һәм “Черек күл” скверында барлыкка киләчәк.
“Операторларның инвестицион программалары, аерым алганда, “Таттелеком” ААҖ аркасында, Казанның кеше күпләп җыелган урыннарында Интернетка 300-дән артык бушай тоташу нокталары гамәлдә. Шәһәрдә телекоммуниацияләр һәм элемтә базарын үстерүнең тагын бер ачык мисалы – LTE 4-нче буын челтәрләрен эшләтеп җибәрү. Без моны 2010 елдан бирле көтәбез. Казанда 118-дән артык база станцияләре урнаштырылган. Ел ахырына кадәр операторлар станцияләр санына 160-ка җиткерәчәк, бу исә торак массивларда Интернет челтәренә киң полосалы чыгу юклыгы проблемасын хәл итәчәк”, - дип белдерде Виталий Уткин.
“Программаны тормышка ашыруны дәвам итәргә кирәк. Безгә җәмәгать урыннарында Интернетка чыгу юллары җитми, бу ял шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер иде. Яшьләрне сыра белән түгел, ә матур итеп ял итәргә өйрәтәсе иде”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.