(KZN.RU, 17-нче сентябрь). “Шатлык” сөт ризыклары кухнясы ярты ел эчендә тарату пунктлары санын 6-дан алып 20-гә кадәр арттырды. “Тере продукт” җитештерү күләме икеләтә артты: “Шатлык” көненә 2 мең порция бала ризыгы чыгара. Бу хакта Казанның Азык-төлек җитештерү һәм социаль туклану департаменты башлыгы Марат Каһарманов җиткерде.
2012 елның февраль аенда “Шатлык” сөт ризыклары кухнясы Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты карамагына күчеп эшли башлаган вакытта шәһәр буенча барлыгы 6 тарату пункты эшли иде. Казаны Мэры боерыгы нигезендә якын арада урнашкан сөт ризыклары продукциясен өстәмә сату нокталары 20-гә кадәр артты.
Тарату пунктлары хәзер һәр районда бар: 6-сы Идел буе районында (Авангард ур., 89; Карбышев ур., 47/1; Рыбацкая ур., 2; Фучик ур., 72; Курчатов ур., 10; Сыртланова ур., 9а), 4 пункт Киров районында ачылды (Баруди ур., 21; Поперечно-Базарная ур., 74; Коммунарлар ур., 1/6; Ильич ур., 30), 3-әр пункт – Яңа Савин (Әмирхан ур., 71; Четаев ур., 11а; Адоратский ур., 30а) һәм Совет районнарында (Фучик ур., 135; Журналистлар ур., 9; Ершов ур., 35а), 2 пункт – Авиатөзелеш районында (Айдаров ур., 2а; Химиклар ур., 17) һәм 1-әр пункт – Вахитов (Шмидт ур., 30) һәм Мәскәү районнарында (Гагарин ур., 89/55).
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, шәһәрдә сөт ризыклары кухнясын саклап калу – шәһәр хакимиятенең приоритетлы юнәлешләреннән. “Бәби-бум Казанда дәвам итә, без 1987 елдагы туучылар саны рекордына якынлашабыз”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Әгәр февраль аенда кухнялар көнгә 900 порция таратса, бүгенге көндә әлеге сан 2 меңгә җитә. “Бу күрсәткеч шәһәрдә сөт продукциясенә булган ихтыяҗ турында сөйли. Без аны үз бәясе буенча сатабыз, бернинди коммерция максатлары юк, әлеге проектны бәя һәм территория ягыннан мөмкин булган кадәр уңайлы ясауны дәвам итәчәкбез. Әле ярый, экономияне күздә тотып, әлеге проектны япмадык”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Марат Каһарманов хәбәр иткәнчә, ел ахырына “Шатлык” нәни казанлыларга берничә яңа продукция тәкъдим итәчәк: “Биолакт”, “Биолакт М”, “Малышок био”. Хәзерге вакытта алар дәүләт теркәлүенә тапшырылды.