Илсур Метшин төзелә торган поликлиникаларда эш барышын тикшерде.
(KZN.RU, 18-нче сентябрь). Азино микрорайонындагы балалар поликлиникасыннан да озаграк көтелгән объект юк, шуңа күрә аны төзү эшләре 2013 елның май аена кадәр тәмамланырга тиеш. Мондый бурычны подрядчы оешмалар алдында сәламәтлек саклау учреждениеләрен карау дәвамында Казан Мэры Илсур Метшин куйды. Шәһәр башлыгы Азино һәм Дәрвишләр поселогында поликлиникалар төзү урыннарында булып кайтты.
Бүгенге көндә Азино поликлиникасында монолит каркасы, диварлар, колонналар, лифт шахталары, баскычлары, түшәмә, шулай ук гараж торгызылган. Керү төркемнәре, подвалга кирпеч белән өелгән, төзүчеләр тәрәзләрне монтажлау һәм терәү итеп куелган диварларны урнаштыруга тотынган. Төзелеш тәмамланганнан соң якындагы территория төзекләндереләчәк – агач һәм куаклар утыртылачак.
“РАФФ” ҖЧҖ подрядчы оешмасы директоры Сәетҗан Шакиров сүзләренә караганда, төзү объектында 55 кеше эшли. Төзү барышын тоткарлаган заказ бирүче оешмага (“Главинвестстрой РТ”) агымдагы сораулар туа.
“Подрядчыларның заказ бирүчегә сораулары хәл ителми торганнар рәтенә керми, - дип шәрехләде Илсур Метшин. – Поликлиниканы төзү эшләрен тәмамларга комачаулаган проблемалар һәм зур эш күләме юк. Территорияне май аенда да төзекләндерергә була, объект үзе алданрак тапшырылырга тиеш”.
Шәһәр башлыгы Капиталь төзү һәм реконструкция идарәсенә калган эшләрне төгәл үтәү вакыты белән график булдырырга кушты. “Балалар бакчалары, спорт объектлары, юллар, сәүдә объектлары биредә инде төзелгән. Поликлиниканы салып бетерү - балалар алдында бурычыбыз”, - дип ассызыклады Мэр.
Шуны әйтергә кирәк, төзү эшләре тәмамланганнан соң бу поликлиника Балалар республика клиник хастаханәсенә кушылачак. Әлеге хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Мэрга булачак объектка “Азино балалар поликлиникасы” исемен бирергә тәкъдим итте. Юридик яктан ул Балалар республика клиник хастаханәсе составындагы 3-нче номерлы консультация поликлиникасы була. Илсур Метшин билгеләп узганча, поликлиниканың эчке торышы мөһим, ә исеме – икенчел мәсьәлә. “Балалар республика клиник хастаханәсендәге кебек югары профессиональ дәрәҗәдәге тар белгечләр булуы кирәк”, - дип өстәде ул.
Дәрвишләр поселогындагы 8-нче номерлы шәһәр поликлиникасына көндезге стационары булган 4 катлы янкорманы төзү эшләре бетте диярлек. Хәзерге вакытта, “Реставрация” ЯАҖ подрядчы оешмасы директорлар советы рәисе Равил Булатов сүзләренә караганда, бинада электромонтаж, эчке отделка эшләре бара, вентиляция системасы салына. Биредә 25 кеше хезмәт куя, объектны тапшыру ноябрь аена планлаштырылган. Поликлиника үзендә берничә юнәлешне берләштерәчәк – балалар, олылар поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе, шулай ук көндезге стационар. Медучреждение Дәрвишләр бистәсенең барлык халкына хезмәт күрсәтә алачак.
Рамил Әхмәтов статистика буенча казанлы ел дәвамында дәвалау учреждениесенә 10 тапкырга мөрәҗәгать итүен билгеләп узды. Бу исә, амбулатор-поликлиника учреждениеләре 10 миллионга кадәр кеше кабул итә дигән сүз. Шулардан 300-400 мең кешегә госпитализация таләп ителә. “Төп йөкләнеш беренчел медико-социаль ярдәмгә туры килә”, - дип ассызыклады Р.Әхмәтов.
“Халык сәламәтлек саклау эше хакында беренчел ярдәм күрсәтү сыйфаты нигезендә бәяли. Азинодагы балалар поликлиникасы һәм Дәрвишләр поселогындагы медучреждение сыман медучреждение бик кирәк. Шуңа күрә билгеләнгән срокларны үтәү мөһим”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Белешмә. Азино-1 микрорайонындагы балалар поликлиникасы гомуми мәйданы 9794,3 кв.м булган бинада урнашчак. Ул бер сменага 280 кеше кабул итүгә исәпләнгән. Цоколь катында Совет, Идел буе һәм Вахитов районнарына халкына хезмәт күрсәтәчәк, шулай ук тәүлек дәвамында балаларга травматология ярдәме күрсәтәчәк травматология пункты урын алачак.
Беренче катның бер өлеше керү блогы өчен билгеләнгән – биредә регистратура, гардероб һәм кафе була. Башка өлешендә мини-лабораториясе булган диагностика бүлеге урнаша. Икенче катта участок һәм педиатрия челтәре, өченчесендә - тар белгечләр кабул итә торган кабинетлар, физиотерапия һәм реабилитация бүлеге, ЛФК залы, массаж кабинетлары. Дүртенче катта яшьләргә карата дустанә булган клиника һәм укыту класслары урнаша.
8-нче номерлы шәһәр хастаханәсенә янкорма 1956,36 кв.м мәйданда урнаша. Биредә Дәрвишләр бистәсендә һәм якын территориядә яшәүче олыларга һәм балаларга дәвалау-диагностика, консультация ярдәме күрсәтеләчәк. Шулай ук бинада 38 койкага исәпләнгән көндезге стационар була. Тулаем алганда, бина сменага 200 кешегә кабул итәргә әзер булачак.