Быел предприятие 4 җылы чыганагын яңартты, 12 калды
(KZN.RU, 19-нчы сентябрь). “Казэнерго” МУП инвестиция программасын тормышка ашыру эшен ашыктыру һәм иске котельныйларны ике ел дәвамында төзекләндереп бетерү – җылыту сезонына әзерлек киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
Бүгенге көндә, “Казэнерго” МУП генераль директоры Юрий Елисеев хәбәр иткәнчә, заманча автоматика кертеп җибәрү белән предприятие карамагында булган 122 котельныйдан 12-сенә таләп ителә. Быел Чехов, 1а, Бутлеров, 49, Каштан, 18, Үзәк Мариуполь, 92 адреслары буенча 4 котельный төзекләндерелде.
Киңәшмә кадәр Илсур Метшин Бутлеров урамындагы төзекләндерелгән котельныйны карап чыкты. Башкарылган эшләр 12,9 млн сумга бәяләнә. Ю.Елисеев Мэрга сөйләп узганча, котельный 4 медучреждение, медицина университетына, 12 торак йорт һәм элеккеге педагогика университетының физик культура факультеты бинасына хезмәт күрсәтә.
Элек әлеге территория Бутлеров, 49 һәм Курашов, 34 адреслары буенча урнашкан котельныйлар тарафыннан җылытылган. Төзекләндерү эшләреннән соң соңгысы ябылган. Бутлеровтагы котельныйда 7 пар казаны алмаштырылган, хәзерге вакытта аның аның куәте билгеләнгән территорияне җылытырга җитәрлек дәрәҗәдә. Нәтиҗәдә, предприятие чыгымнарын кыскартып, котельныйларның эшләү мөмкинлеген арттырып, нәтиҗә буларак, газдан куллануны киметеп, котельныйның отышлырак эшләвенә ирешелде. “Газны экономияләү елына 315 мең кубометр тәшкил итә”, - дип билгеләп узды Ю.Елисеев. Чыгымнар 6 ел дәвамында үзләрен тулысынча аклаячак.
Калган котельныйларга килгәндә, аларда искергән җиһазлар алмаштырылган, заманча автоматлаштыру системалары кертелгән. Аерым алганда, шәһәр башлыгы боерыгы нигезендә, Каштан урамы, 18 буенча урнашкан котельныйда катнаш җылы һәм электр энергиясен эшләп чыгару өчен установка кертелгән. Шуның аркасында ел саен котельный 3,6 млн сум экономия ясый ала, бу исә 4 ел эчендә чыгымнарны каплый дигән сүз. “Әгәр сынау проекты үзен нәтиҗәле итеп күрсәтсә, әлеге технологияне башка җылы чыганакларына да кертеп җибәрергә кирәк булачак”, - дип ассызыклады Мэр.
Тулаем алганда, объектларны төзекләндерүгә чыгымнар, шулай ук “Казэнерго”ның 9 км үткәргеч торбаларны күчерү быел 96 млн сумга чыккан. Хәзерге вакытта “Казэнерго” МУП күптән түгел РФ Оборона министрлыгыннан шәһәр балансына күчерелгән Хәрби шәһәрчек-32 (Аракчино пос.) һәм Октябрь шәһәрчеге котельныйларын җылыту сезонына әзерли.
Аракчино поселогында җылыту сезонын күмерла иске котельный ярдәмендә, аны сыек ягулыкка күчереп ачып эшләргә ниятлиләр, соңрак кулланучыларны ул вакытка әзер булачак газ блоклы котельныйга күчерәчәкләр. Октябрь шәһәрчегендәге котельныйдагы эшләр 50%-ка әзер: электрика тәртипкә китерелгән, насослар алмаштырылган, казаннар, шулай ук котельныйдагы газ торбалары сыналган. Хәрби шәһәрчекләргә җылы 1-нче октябрьгә биреләчәк дип планлаштырыла.
Юрий Елисеев сүзләренә караганда, икенче елда тагын 4 котельныйны төзекләндерү планлаштырыла, алар барысы да заманча заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылачак. Илсур Метшин Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошинга барлык 12 котельныйны 2 ел эчендә төзекләндерү мөмкинлеген карап тикшерүне йөкләде. “Елына 4-5 котельный белән чикләнмичә, күбрәкне дә төзекләндерергә була”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.