Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бер автобус 30-дан алып 100-гә кадәр шәхси автомобильне алмаштырырга мөмкин, шуңа күрә җәмәгать транспортын үстерү - урам-юл челтәре программасының аерылмас бер өлкәсе.
(KZN.RU, 25-нче сентябрь). 2012-2013 елларда Казан юлларында 700-ләп яңа автобус барлыкка киләчәк. Уңайлы җәмәгать транспорты үстерү – шәһәрдә транспорт ситуациясен яхшырту буенча алып барылган юнәлешләрнең берсе. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин яңа техника белән танышу барышында шулай дип белдерде.
Өр-яңа “НефАз” һәм “МАЗ”лар төркеме Казан ипподромы каршындагы мәйданда тезелгән – шәһәрдә җәмәгать транспорты паркын масштаблы яңарту эше дәвам итә. “Конев армиясе Курск көрәшенә әзерләнгән сыман автобуслар бөкеләр белән көрәшкә чыгарга әзер”, - дип елмаеп шәрехләде Илсур Метшин.
Аның сүзләренә караганда, 5 ел элек “Газель” һәм “Пазик”ларны зуррак сыешлы автобусларга алмаштыру белән бәйле үткәрелгән транспорт реформасы пассажирлар комфортын арттырып кына түгел, җәмәгать транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һәм аварияләр санын шактый киметергә ярдәм итте.
“Кызганычка каршы, 5 ел элек “КАМАЗ” елына бары 300 автобус әзерли иде, ә безгә 1000 берәмлек күчмә состав алмаштырырга кирәк иде, шуңа күрә пассажирларны йөртү эше белән шөгыльләнүчеләр Кытай машиналарын сатып алырга тәкъдим итте. “Кытайлылар” үз эшләрен башкарды, бүген без кабат автобусларны яңартабыз, шул ук вакытта үзебезнең транспорт әзерләүчеләр белән эш итәбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул җәмәгать транспорты белән шөгыльләнүчеләрдән эшләгән, әмма исәптән чыгарылган машиналарны кайда урнаштырулары белән кызыксынды. Автотранспорт предприятиеләре вәкилләре аларны Пермь, Чиләбе, Ульяновск, Киров, Ижау һәм башка шәһәрләр сатып ала дип хәбәр итте. Алар да Казан кебек үк кечкенә “Газелька”лардан уртача һәм күп сыешлы автобусларга күчә башлаганнар.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бер автобус 30-дан алып 100-гә кадәр шәхси автомобильне алмаштырырга мөмкин, шуңа күрә җәмәгать транспортын үстерү - урам-юл челтәре программасының аерылмас бер өлкәсе.
“Транспорт чишелешләре төзү, юлларны төзекләндерү – без чаралар комплексын тормышка ашырабыз. Ләкин җәмәгать транспортыннан башка бу мәгънәсез. Шуңа күрә без техника паркын яңартуны һәм автобуслар, троллейбуслар, такси хәрәкәте өчен аерым полоса бүлеп бирүне дәвам итәбез. Йөртүчеләргә ошыймы бу, юкмы, әмма бөтен дөнья мондый үзгәрешләр аша үткән. Аерым бүленгән полоса буенча 20 минутта барып җитү яисә бер сәгать үз автомобилеңдә тору – һәрбер кешенең шәхси сайлау мөмкинлеге”, - дип белдерде Казан Мэры.
Аерым бүленгән полосаның файдасы турында “НефАЗ” автобусы йөртүчесе Алексей да сөйләде. Җәмәгать транспорты өчен аерым полоса бүленеп бирелгән вакыттан башлап, шәһәрнең тарихи үзәге буенча йөрү күпкә уңайлырак, бигрәк тә пассажирлар өчен, дип белдерде ул.
“Бу машиналар пассажирлар һәм йөртүче өчен күпкә уңайлырак. Җылыту системасы яхшыртылган, двигателе куәтлерәк, куллануда бу автобусларга шелтәләр юк, техник базасы әйбәт”, - дип өстәде ул.
Илсур Метшинга автобус салоннарының берсен күрсәттеләр. Шәһәр башлыгы беренче булып игътибар иткәне – автобусның “Доступная среда” таләпләренә туры килүе. Казан юлларында йөрү өчен алынган автобусларның идәне мәҗбүри рәвештә түбән, шулай ук махсус пандус һәм коляскада йөрергә мәҗбүр булган инвалидлар өчен урыннар белән тәэмин ителгән. Башка мәҗбүри таләпләр арасында – кызыл төсе һәм Euro 3 стандарты двигателе.
“Партнерларга тиешлесен бирергә кирәк. Без алар белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез. 5 ел эчендә “КАМАЗ” пассажирларның һәм пассажирларны йөртү белән шөгыльләнүчеләрнең тәкъдимнәре, фикерләре нигезендә үз моделенә 200-дән артык үзгәреш кертте. Миңа калса, “КАМАЗ”ның төп йөк машинасы да бу вакыт эчендә моның кадәр үзгәреш кичермәгән”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
2012-2013 елларда Казанның маршрут автобусларында 1140 эшчесеннән 700-ен алмаштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта 392 автобус сатып алуга контракт төзелгән, шул исәптән 227 “МАЗ” һәм 165 “НефАЗ”. Шуларның 281 автобусы Татарстан башкаласына килеп җиткән инде, калганнары ел ахырына кадәр килеп җитәчәк.
“Соңгы 20 ел дәвамында Казанда, 2006 елгы реформадан тыш, 90 еллар башында Президент һәм республика хөкүмәте тарафыннан сатып алынган 140 “Мерседес” һәм “Икарус” саналган. Ә бүген план режимында шәһәр проектын тормышка ашырабыз. Моннан тыш, Казан – мондый масштабларда җәмәгать транспорты яңартыла торган Россиянең бердәнбер шәһәре”, - диде Илсур Метшин.
Илсур Метшинга тәкъдим ителгән тагын бер яңалык – кесә телефоны ярдәмендә транспортта йөрү өчен түләү системасы. Бу технология Россиядә беренче булып Казанда куллануга кертелә. Транспорт картасы яисә билет сатып алырга кирәкми – бар кирәк нәрсә - NFC чыбыксыз элемтә модульле кесә телефоны. “Транспорт картасы” ААҖ директоры Рамил Якупов Казан Мэрын барлык валидаторларның кабат программалаштырылган һәм системаны күпләп кертеп җибәрүгә әзерлегенә ышандырды, әмма проектны башлап җибәрү элемтә операторларына бәйле. Презентация тәмамлануга барлык автобуслар шәһәр юлларына чыкта. Илсур Метшин 83-нче номерлы маршрут буенча ипподромнан “Горький Паркы” тукталышына кадәр барды.