Зур Казан боҗрасы һәм Сахаров урамыннан Арбузов урамына кадәрге участокта төзекләндерү эше алып барган подрядчы эше бүген нык тәнкыйтькә дучар булды.
(KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Зур Казан боҗрасы һәм Сахаров урамыннан Арбузов урамына кадәрге участокта төзекләндерү эше алып барган подрядчы эше бүген нык тәнкыйтькә дучар булды.
“Өч төн рәттән без бу участокны тикшердек, әмма монда бер кеше юк”. Атна дәвамында “РиСД” юл эшчеләре тарафыннан берни эшләнмәгән”, - дип ачуланды Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең урам-юл челтәре үсешенә багышланган киңәшмә барышында. – Проблема нидә - финанслау җитмиме, субподрядчылар дөрес сайланмаганмы, эш күләме яисә проект документациясе юкмы?”
“РиСД” генераль директоры Таһир Сөнгәтуллин аңлатып узганча, төзекләндерелә торган участок һәр якка 4-әр км тәшкил итә. Ел ахырына кадәр асфальтның түбән катламын һәм борт ташы урнаштырырга кирәк. Моннан тыш, машиналар йөрү өлешен киңәйтергә кирәк, әмма әлегә 8 км участокның бары 1 километрында гына эш башкарылган.
Подрядчы сүзләренә караганда, иң катлаулы участок – Губкин урамыннан “Мегастрой”га кадәр. Анда яңгыр коллекторы төзү эшләре бара, шуның аркасында ел ахырына кадәр әлеге участокта төзүчеләр юлны киңәйтә алмаячак.
Мэрның “Моңа кадәр нишләдегез?” соравына Таһир Сөнгәтуллинга юл эшчеләренең эшне кабель һәм челтәрләр җыелган урын – иң катлаулы урыннан башлап зур хата җибәрүләрен танырга туры килде. “Анда эш акрын бара, кабельләр әле дә чыгарылмаган, без аларны казып алырга һәм һавада калдырырга мәҗбүр”, - дип аңлатты ул. Челтәрләрнең Мамадыш тракты белән кисешкән урыннан соң челтәрләр азрак, эш күпкә тизрәк барачак. Мамадыш трактыннан Сахаров урамына кадәрге участокны подрядчы 2 атна эчендә, шул исәптән Журналистлар урамыннан Губкин урамына кадәр – бер атна эчендә башкарырга вәгъдә итте.
Казан вице-мэры Иршат Минкин подрядчы аклануларын кабул итмәде: “Челтәр чыгарырга комачауламаган зур эш фронты бар. Шуңа карамастан, юл сезонында биредә бер экскаватор һәм өч эшче эшләде”, - дип билгеләде ул.
“Без подрядчылар каршында конкрет бурыч һәм вакыт билгелибез. Сез безгә яисә ТР Президентына эшнең график нигезендә баруын хәбәр итәсез. Әмма объектка чыгуга без шактый проблема һәм җитешсезлек күрәбез. Монды вак-төякләр була алмый, эш сыйфатлы һәм вакытында, нормативларга туры китереп башкарылырга тиеш. Тәүлегенә 24 сәгать постта булырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин, подрядчы оешмалар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Нәтиҗәдә төзекләндерү өчен җавап бирә торган өстәмә муниципаль предприятиеләр җәлеп итү хисабына әлеге участокта эшне тизләтү хакында карар кабул ителде. Алар беренче чиратта җир эшләренә тартылачак.
Зур Казан боҗрасының башка участокларында эшләр әйбәтрәк. Аерым алганда Оренбург трактыннан Сахаров урамына кадәрге юл участогында (подрядчылар – “Камдорстрой” ААҖ) эшчеләр борт ташын урнаштырып һәм машиналар йөрү өлешен киңәйтеп бетерәләр. Быел әлеге участокта асфальтның түбән катламы тулысынча җәелә, соңгы катламын икенче елның май ае ахырына кадәр бетерү планлаштырыла.
Зур Казан боҗрасының Декабристлар урамыннан Арбузов урамына кадәрге “Стройхимсервис” подрядчы оешмасы эшләгән өченче участокта проблемалар шулай ук юк. Хәзерге вакытта юл эшчеләре өченче транспорт дамабсыннан Арбузов урамына кадәрге участокта эшлиләр. Икенче атна дәвамында планлаштырылган барлык эшләр тәмамланачак.