Люксембург делегациясендә илнең икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер, Люксембургның Россиядәге вәкиле Пьер Феринг, башка рәсми затлар да бар.
Кунаклар Татарстан-Люксембург эшлекле форумы, Казан IT-паркы, Казан федераль университетында булырга җыена, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.