(KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Танк боҗрасыннан алып Пушкин урамында кадәр 5 км озынлыктагы, якын киләчәктә берничә урамга дублер булып торачак яңа юл төзү барышы белән танышты. Подрядчылар сүзләренә караганда, яңа юл эш режимында беренче автомобильләрне бу елның ноябрь аенда кабул итә алачак.
Даурия һәм Әмәт магистрале киселешендәге ике катлы чишелеш төзү мәйданында Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзү һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, “Стройхимсервис” ҖЧҖ директоры Сергей Мак, “Казан” ПСО директор урынбасары Марс Газизуллин шәһәр башлыгына юл эшләре барышы хакында хәбәр иттеләр.
Яңа магистраль Оренбург трактына, шулай ук Павлюхин һәм Сәлимҗанов урамнарына параллель була, бу исә Танк боҗрасыннан шәһәр үзәгенә кадәрге транспорт агымын бүләргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте. Әлеге юл үз эченә Танк боҗрасындагы чишелеш, Даурия һәм Әмәт магистралендәге киселеш, шулай ук Эсперанто һәм Тихомирнов урамнары киселешендәге – барлыгы 3 эре транспорт узелын үзенә алачак. Моннан тыш, хәзерге вакытта Әмәм поселогына күтәрелеш урынында Ипподром урамы буенча чишелеш төзү эшләре бара.
Яңа юлда чишелешләр төзү эшенең генераль подрядычысы - “Казан” ПСО оешмасы. Танк боҗрасында чишелеш төзү эшләре ахырына якынлашып килә. Бу урында гидроизоляция эшләре тәмамланып килә, моннан соң юл катламы җәеләчәк һәм куркынычсызлык киртәләре урнаштырылачак. Даурия һәм Әмәт магистрале буенча чишелеш төзү эшләренең кызган чагы. Биредә 66 м озынлыктагы һәм 30 метр киңлектәге юл үткәргеч пролет корылмасы салынган, бу исә һәр якка хәрәкәт өчен 3 полоса оештырырга ярдәм итәчәк. Хәзерге вакытта бу урында коммуникацияләрне күчерү, әйләнеп уза торган юлларны төзекләндерү эшләре тәмамлана. Подаметьевская урамы ягыннан җир өсте җәяүлеләр юлы төзелеше бара.
Шәһәр башлыгы караган чираттагы объект – Подаметьевская һәм Ипподром урамнары киселешендәге чишелеш, ул Әмәт поселогы юнәлешендә хәрәкәт итүчеләрнең куркынычсыз юлын тәэмин итәчәк. Эсперанто һәм Тихомирнов урамнары киселешендә эшләрнең шулай ук кызган чагы, төзүчеләр артта калганнарын бетереп киләләр.
Исегезгә төшерәбез, бу магистральдән тыш Казанда 2013 елга кадәр 6 яңа юл төзергә планлаштырыла: Серов урамы буенча – Ленская урамыннан Восход урамына кадәр (700 м артык), Бондаренко урамы буенча – Чистай урамыннан Рабочая урамына кадәр (600 м), Луковский урамын Зеленая урамы белән тоташтырып, Шамовская хастаханәсенә таба чокырга китәчәк Роща Фрунзе урамы буенча (500 м), С.Хәким урамы буенча – Декабристлар урамыннан Гаврилов урамына кадәрге участокта (3,5 км диярлек). Моннан тыш, Авиатөзелеш районы өчен мөһим булган юл - Максимов һәм Әмирхан проспектын тоташтырачак юл салыначак. Бу юл авиация предприятиеләре аша узачак, Яңа Савин районыннан Авиатөзелеш районына юлны 3 тапкыр кыскартачак. Өченче транспорт дамбасы астында яңа футбол стадионына алып бара торган юл – Көрәш сараена алып бара торган “Миллениум” күпере астындагы юл сыман төзү эшләре бара.