(KZN.RU, 27-нче сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Төркия Республикасының Татарстан башкаласындагы яңа билгеләнгән Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Очрашу Казан шәһәре Башкарма комитетына булды.
Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы ачылганнан бирле тугызынчы генконсул Сабри Тунч Ангылы бу елның сентябрь аенда вазифаларына кереште.
Илсур Метшин яңа генконсулны Татарстанда – Төркия Республикасы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек тарихы булган республика белән эшли башлавы белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, элеккеге консул Әхмәт Акынты Татарстан башкаласында вазифаларына 2011 елның гыйнвар аенда кереште. 2012 елның сентябрь аенда Россиядәге дипломатик миссиясен тәмамлады.
Белешмә: Сабри Тунч Ангылы 1976 елның 22 июле көнне Анкара шәһәрендә туа.
Мармар Университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын, Кент университетының халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлый.
1998- 2001 еллар – Төркия Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында эшли.
2001-2003 еллар – Төркия Республикасының Тегеран шәһәрендәге илчелегенең өченче сәркатибе.
2003-2006 еллар – Европа Союзы каршындагы Төркия Республикасының Даими вәкиллегенең икенче сәркатибе.
2006-2008 еллар – Төркия Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының беренче сәркатибе.
2008-2012 еллар – Төркия Республикасы Илчелегенең Токио шәһәрендәге киңәшчесе.
2012 елның сентябрь аеннан Төркия Республикасының Төркия шәһәрендәге Генераль консул вазифаларына кереште.
Инглиз телен белә. Өйләнгән (хатыны - Әлһам Ангылы).