(KZN.RU, 28-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең Мәскәү районында яшәүче Зинаида Ларионованы 90 яшьлеге белән котлады.
Шәһәр башлыгы олы юбилеен каршылаган ханымга РФ Президенты Владимир Путиннан котлаулы открытканы тапшырды. “Сезнең буын – Бөек Ватан сугышы сынаулары аша намусын саклап кала алган герой һәм җиңүчеләр буыны белән без горурланабыз, сезнең һәрберегез Җиңүгә үз өлешен кертте. Бу үлемсез батырлык гасырларда калачак, барчабызга патриотлыкның, әхлаклылыкның һәм бурычыңа тугрылыклы булуның югары үлчәме булып торачак. Ныклы сәламәтлек, иминлек телибез”, - дип укып китте Зинаида Яковлевнага Россия Президенты котлавын Илсур Метшин.
Татарстанның Биектау районында туган, тыл эшчесе, хезмәт ветераны Зинаида Яковлевна Ларионова Казанда 1977 елдан бирле яши. Өч бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.
Гаиләсендә озак яшәүчеләр булган юбиляр озак яшәүнең сере даими хезмәттә дип сөйли. Бөек Ватан сугышы вакытында Зинаида Ларионова үзен кызганмый тылда хезмәт иткән – окоп казыган, утын әзерләүдә катнашкан, сугыштан соң колхозда, шул исәптән, кыр эшләрендә һәм тракторчы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң да Зинаида Ларионова эшне ташламый: Казанга күчеп киткәннән соң ул шәһәрнең берничә предприятиесендә хезмә итә.
Зинаида Яковлевна кунакларга яшьлек истәлеге – “Ой, цветет калина” җырын башкарды. Илсур Метшин бүләкләрне тапшырды, юбилярга сәламәтлек, озын тормыш юлы һәм җылы гаилә атмосферасы теләде. “Туганнарыгыз белән бергә матур сәбәпләр буенча җыелырга язсын Аллаһ, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз шатландырып торсын!” – дип теләде Мэр Зинаида Ларионовага.