(KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Продукция ассортименты һәм бәяләр белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең берничә базарында булып танышып чыкты. Шәһәр башлыгы, аерым алганда, Чехов базарында һәм Адоратский урамындагы ярминкәдә булып кайтты.
Шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, бүген Адоратский урамы базарында Татарстанның Кукмара, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән. “Бүген 8 миллион сумлык продукция китерелгән”, - дип белдерде Т.Алибаев.
Традицион көзге ярминкәләрдә шәһәр халкы кабул итәрлек бәяләр буенча продуктлар алып кала ала. Бәрәңге, яшелчә, ит һәм сөт продукциясе – боларның барысын да бүген район халкы яратып сатып алды. Иртәнге сәгать булуга карамастан кайбер сәүдә үзәкләрендә хәтта чират җыелган иде. Илсур Метшин билгеләгәнчә, “бүген чиратлар яхшы продукция тәкъдим ителгән урыннарда җыела”.
И.Метшин продукцияне җитештерүче авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Үз товарыңны үстереп сату – шактый зур хезмәт. Икмәкнең бәясен авыл халкы гына – иртәдән кичкә кадәр, бәйрәм һәм ялсыз хезмәт иткән халык кына белә”, - диде ул.
“Казанлылар өчен ярминкәләр – бик зур ярдәм, - диде шәһәр башлыгы. Биредә яңа уңыш продукциясен кибет бәяләренә караганда юньрәк бәягә алып була”. Сатып алучыларның күбесе ярминкәләр үткәрүнең кирәклеге турында сөйли, дип өстәде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның 9 базарында атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. ТР башкаласына 70 т ит, 56,6 т сөт, 264 меңнән артык берәмлек йомырка, 128 т артык яшелчә, 80 т тирәсе шикәр комы, 20,6 т төрле ярма алып килгәннәр. Ярминкәләрдә шулай ук сөт продуктлары, ярмалар һ.б. сатыла. 39,9 миллион сумга авыл хуҗалыгы продукциясен алып килүдә ТР районнарыннан 550 машина катнаша.
Аерым алганда, кабул ителә торган бәяләр буенча продукцияне шәһәр халкына Чехов базарында Арча һәм Теләче районнары тәкъдим итә. Идел буе районында Аксубай һәм Әлки районнары вәкилләре сата, Совет районында ярминкәләрне Спас (Дәрвишләр торак массивы) һәм Алексеевск районнары (Зәкиев урамы буенча) оештыра. Авиатөзелеш районында ярминкәләрдә Биек тау районы халкы, ә Киров районында – Тәтеш районы аграрияләре хезмәт күрсәтә. Горький Шоссесындагы “Фермер” сәүдә комплексында – ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе.
Шәһәр халкына “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ВАМИН Татарстан” ААҖ, “Юбилейное” ААҖ, “Майский” комбинаты ҖЧҖ, “АгроИнвест” ЯАҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Марс” КФХ, “Птицекомплекс Лаишевский” ҖЧҖ, “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе ААҖ һәм башкалар хезмәт күрсәтә.