Беломорск урамындагы күп катлы паркингны шәһәр башлыгына ноябрь аенда ачарга вәгъдә бирделәр.
(KZN.RU, 2-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәрнең Авиатөзелеш районында күп катлы паркинг һәм яңа клуб төзелеш барышы белән танышып кайтты, шулай ук капиталь ремонттан соң яңартылган 54-нче номерлы мәктәптә булды.
Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 54-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе Ленинград ур., 28 һәм Айдаров ур., 10 адреслары буенча 1948 һәм 1956 елгы биналарда урнаша. Биредә 1018 бала белем ала.
Быел республика программасы кысаларында ике бинада да капиталь ремонт үткәрелгән: керү ишекләре яңартылган, түбә, санузел, электр җиһазлары, үзәк җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү системалары ремонтланган. Биналарның берсендә яңа тәрәзәләр урнаштырылган, икенчесендә тәрәзәләр 2 ел элек алмаштырылган. Хәзерге вакытта биналарның фасадларын ремонтлау бара, әлеге эш яртылаш башкарылган. Мәктәп директоры Татьяна Алексеевна Илсур Метшинга мәктәп каникуллары вакытында уку йортында шулай ук косметик ремонт үткәрү планлаштырыла.
Мэр ашханәгә, югары сыйныф укучылары дәресләренә керде. Илсур Метшин укучыларның нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләре хакында кызыксынды, укуларында уңыш теләде. Экскурсия тәмамлануга Илсур Метшин мәктәп укучылары белән фотога төште.
Алга таба Мэр Челюскин һәм Беломорск урамнары киселешендә күп катлы паркингта булып кайтты. Бу объект төзелеп бетә диярлек: 370 машина урынына исәпләнгән 5 катлы бинаны 1 ноябрьгә ачарга планлаштыралар. Беренче катта инвесторлар сервис, машина юу урынын урнаштырырга һәм автомобиль өчен кирәкле товарлар сатуны оештырырга җыеналар. “Проектта каралганнардан тыш бернинди автосалон һәм сәүдә нокталары булырга тиеш түгел. Бинаның 4 каты да автомобиль калдырып тору өчен файдаланырга тиеш”, - дип ассызыклады Мэр.
Инвесторларның фаразларына караганда паркингка ихтыяҗ белән проблема килеп чыгарга тиеш түгел: якында 48 торак йорт - ә бу 4000 фатир дигән сүз. Хәзерге вакытта Авиатөзелеш районында яшәүче булачак 100 клиенттан заявка килеп ирешкән. Машина урыннарын транспорт хуҗаларына арендага бирергә планлаштыралар.
Мэр инвестор планнарын хуплады. Илсур Метшин фикеренчә, иң мөһиме – түләү мәсьәләсен җентекләп карау кирәк: бер тәүлек, айга аренадалау яисә еллык абонемент. Паркингны Интернетка чыгу мөмкинлеге аша видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылачак. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге җиһаз автомобильчеләргә парковкадагы буш урыннар булу-булмавын алданрак белү мөмкинлеген булдырачак.
Эшлекле сәфәрнең тагын бер пункты булып президент программасы буенча Северный поселогында төзелә торган клубны карау булды. Шатура урамындагы яңа мәдәни һәм күңел ачу учреждениесендә хореография, театр, музыка һәм вокал студияләре, спорт секцияләре, төрле клублар, концертлар үткәрү һәм дискотека, күңел ачу программалар оештыру планлаштырыла. Клуб Ленин исемендәге мәдәният һәм күңел ачу йортының филиалы булыр дип көтелә.
Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 500 кв.м булган бинада төзү һәм отделка эшләре дәвам итә. Клубны 2013 елда ачарга планлаштыралар.
“Бу зур район – 7,5 мең йорт, 25 мең кеше. Биредә кайчандыр булган мәдәният учагы президент программасы нигезендә кабат кайтарылачак”, - дип билгеләде Мэр һәм клуб янындагы мәйданда сквер оештыруны йөкләде.