Җәяүлеләр кичү юлын төзеп бетерү өчен Меңъеллык мәйданы буенча хәрәкәт итү схемасын үзгәртергә кирәк була.
(KZN.RU, 3-нче октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ленин дамбасында төзү эшләре барышын тикшерде. Транспорт чишелеше темплары турында шәһәр башлыгына “Казан” ПСО генераль директоры Равил Җиһаншин хәбәр итте.
Киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгының урынбасары Зиннур Әхмәтгалиев, “Горводзеленхоз” МУП башлыгы Роза Җаббарова катнашты.
Равил Җиһаншин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Меңъеллык мәйданында җәяүлеләр өчен җир асты кичү урынын төзү туктап калган. Казан Кремле ягыннан төп кичү конструкциясенең беренче яртысы әзер. Үзәк стадион ягыннан икенче өлешне төзү эшенә транспорт хәрәкәте комачаулый. Шул сәбәпле төзүчеләр транспорт агымын аерырга тәкъдим итәләр. Уң як Болактан циркка таба хәрәкәт итә торган транспорт әлеге участокны кичүнең төзелгән өлеше өстеннән яңа юл буенча әйләнеп уза алачак. Ә цирктан кире юнәлештә Сул як Болакка таба шулай ук яңа юлдан, Мәскәү урамына исә футбол стадионы юлы буенча хәрәкәт итәргә мөмкин булачак. Әлеге чара җир асты кичүенең икенче чиратын сала башларга мөмкинлек бирәчәк. Төзүчеләрнең тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, Мэр хәрәкәтне үзгәртү буенча юл службасы һәм транспортчылар белән җентекләп карарга, шулай ук Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге белән килешүне йөкләде.
Илсур Метшин җәяүлеләр кичү юлына отделка эшләгән вакытта кулланыла торган плитка үрнәкләре белән танышты. Шул ук вакытта идәннең шудыртмый торган материалдан булырга тиешлеге ассызыкланды.
Соңрак шәһәр башлыгы үз эченә Меңъеллык мәйданы һәм Кремль яр буена бару юлларын берләштерә торган юл үткәргечнең беренче линиясендә бара торган эш барышы белән танышты. Юл үткәргечтә гидроизоляция эшләре тәмамлана, моннан соң ут баганалары, куркынычсызлык киртәләре һәм, ниһаять, асфальт салыначак.
Моннан тыш, Батурин урамы ягыннан Ленин дамбасына керү урынында бетон салу өчен вакытлы формалар (опалубка) ясала. Иске күпер тулысынча сүтелгән, аның урынында икенче чират өчен терәкләр урнаштыру ахырына якынлаша. Юл үткәргеч астында Батурин урамыннан Кремль яр буена чыгу өчен тоннель оештырыла.
Илсур Метшин “Горводзеленхоз” муниципаль унитар предприятиесенә вакытны сузмыйча, төзелеш эшләре алып барылмаячак урыннарны төзекләндерә башларга кушты.