(KZN.RU, 3-нче октябрь). Бүген Казан гарнизонының Офицерлар йортында танылган журналист, публицист һәм аналитик Лев Овруцкий белән хушлаштылар.
Хушлашу чарасына туганнары, дуслары, төрле мәгълүмат чараларындагы хезмәттәшләре, шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов һәм ТР прокуроры Кафил Әмиров килгән иде.
Лев Овруцкий ачык, талантлы һәм оста журналист иде, диде Минтимер Шәймиев. “Бу вакытсыз югалту. Лев Овруцкий әле күп эшләр башкара алыр иде. Ул соңгы көненә кадәр иҗаттан аерылмады. Тормыш юлын гадел узды, һәр мәсьәлә буенча үз фикере, тормышка үз карашы бар иде”, - дип ассызыклады ул.
Казан Мэры үз чыгышында Лев Овруцкий Казанны нык яратты дип билгеләп үтте. “Ул һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайнады. Аның материалларында, мәкаләләрендә безнең тормыш чагылыш тапты. Лев Овруцкий оста тәнкыйтьче, әмма үз эшенең остасы иде. Миңа аның белән таныш булу һәм көндәлек борчыган проблемалар буенча фикер алышу бәхете тәтеде. Ул бик игътибарлы кеше иде, гаиләсен яратты, туганнары турында сөйләргә ярата иде”, - диде ул.
Лев Овруцкий авырудан соң 1 октябрьдә вафат булды. Аңа 27 октябрьдә 66 яшь тулган булыр иде.
Укучыларга ул “Огонёк” журналы, “Московские новости”, “Время и деньги”, “Московский комсомолец в Татарстане”,“ Русский курьер в Татарстане”газеталарында сәяси һәм җитимагый темаларга язган мәкаләләре буенча яхшы таныш.
Лев Овруцкий 1946 елның 27 октябрендә туган. 1972 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидаты.
Лев Миронович “Шаймиев – реальный и виртуальный”, “Разговоры с Хакимовым”, “Следы великой немоты”, “Четвертый отпечаток” һ.б. кебек тарихи һәм публицистик китаплар авторы.
Лев Овруцкий Самосырово зиратында җирләнә.