Казан Мэры 94-нче номерлы гимназиядә булып кайтты һәм педагогларны Укытучылар көне белән тәбрикләде.
(KZN.RU, 5-нче октябрь). Казан шәһәре Мәскәү районының 94-нче номерлы гимназиясендә Укытучы көнен Казан Мэры Илсур Метшин белән бергәләп бәйрәм иттеләр. Шәһәр башлыгы педагогларны профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм мәктәпнең капиталь ремонтын югары бәяләде.
Җәен гимназиядә капиталь ремонт узды: шул вакыт эчендә түбә алмаштырылды, үзәк җылыту системасы, электрика яңартылды, керү ишекләре ремонтланды. Комплекслы ремонт президент программасы аркасында, муниципалитет ярдәмендә, әти-әниләр комитеты һәм депутатлар ярдәме белән башкарылды. “Биредә ничек иде икәнлеген хәтерлим. Җир белән күк арасы”, - дип билгеләде Мэр.
Бүген гимназиядә отмосткалар эшләнгән, фасад буялган, мәктәпкә керү юллары асфальтланган, мәктәп яны территориясе төзекләндерелгән. Спорт залы һәм мәктәп кабинетлары ремонтланган. Мәктәп директоры Леонид Мурысин сүзләренә караганда, уку йортына мондый ремонт төзү бина салынган вакыттан – 1965 елдан бирле эшләнмәгән.
“Әлеге мәктәптәге капиталь ремонт – эшне башкаруга мисал булып тора. Теләсә кайсы мәктәп бусагасын узгач билгеле бер аурага килеп керәсең, һәр мәктәпнең ул үзенеке, сезнеке – башка төрле. Мондый мәктәптән китәсе килми”, - диде И.Метшин.
Хәзер мәктәп планнарында – спорт мәйданчыгын төзү. Мэрга Леонид Мурысин аңлатып узганча, баскетбол кыры әзер, кече футбол кыры һәм стадион әзерләргә җыеналар. Илсур Метшин мәктәп ишегалдында ясалма катламлы хоккей коробкасы урнаштырырга тәкъдим итте. “Кышын укучылар хоккей, язын һәм көзен футбол уйный алачаклар”, - дип өстәде Мэр. Хоккей коробкасы фикерен тугызынчы сыйныф укучылары шатланып кабулитте. Илсур Метшин аларның физик тәрбия дәресенә керде. Ул укучылар белән аралашты һәм баскетбол дуэлендә катнашты.
Укытучылар көненә гимназия укучылары концерт программасы әзерләгән иде. Илсур Метшин Казан педагогларына хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, рухи һәм физик сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар теләде. “Изге эш башкарасыз, коллективыгыз бик әйбәт, мәктәптә укучыларның өлгереш күрсәткечләре яхшы, сезнең нәтиҗәләрегез безне сөендерә”, - дип белдерде шәһәр башлыгы актлар залы сәхнәсеннән. “Иҗтимагый-сәяси тормышта сез безгә терәк булып торасыз, әмма, барыннан бигрәк, без сезгә балаларыбыз өчен рәхмәтле”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы педагогларга.
Илсур Метшин укытучы һөнәренең җир йөзендә искиткеч һөнәрләрнең берсе икәнен билгеләде. “Һәрберебез үз укытучысын, мәктәп дусларын, беренче мәхәббәтен, беренче җиңү һәм уңышсызлыкларын истә тота”, - диде шәһәр башлыгы. Ул шулай ук шәһәр бюджетының 60% -ы мәгариф ихтыяҗларына тотылуын искә төшерде. “Мәгариф өлкәсе һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә булачак”, - дип өстәде ул. Илсур Метшин мәктәпкә гимназистлар уңышларын саклап калу өчен видеокамера бүләк итте.