(KZN.RU, 8-нче октябрь). Берсекөнгә Татарстан башкаласында, 20-нче октябрь көнне гомумшәһәр күләмендәге традицион көзге җыештыру өмәсе белән тәмамланачак, шәһәрне санитар чистарту ункөнлеге башлана. Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Булачак чараларның төп мәсьәләләреннән берсе – рөхсәт ителмәгән чүплекләр урыннарын тәмам бетерү. И.Куляжев сүзләренә караганда, ел башыннан Казанда ачыкланган 185 чүплекнең 171-е бетерелгән. Шулай ук ишегалды территорияләре, тукталыш павильоннары, урам-юл челтәре, бакча, парк, сквер, юл буйларындагы яшел зоналар, транспорт һәм юл билгеләре, яктырту баганалары, коймалар һәм башкаларны тәртипкә китерергә кирәк.
Шәһәрне чүптән һәм пычрактан җыештыруда укучылар, иҗтимагый оешмалар һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре – барлыгы 65 мең казанлы катнашыр дип көтелә. Шәһәрне тәртипкә китерү чараларына 1,5 мең техника берәмлеге җәлеп ителәчәк. И.Куляжев хәбәр иткәнчә, идарәче компанияләр һәм башка торак оешмаларына халыкны ишегалларын җыештыру эшенә җәлеп итү һәм аларны инвентарь белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә санитар чистарту буенча зур эш башкарылган, бу хакта бетерелгән чүплекләр саны хәбәр итә. “Безнең даими рейсларыбыз, территорияләрне очып әйләнеп чыгулар шәһәрне чистарту мәсьәләсе быел яңа сыйфатлы дәрәҗәдә хәл ителүе турында сөйли. Әмма эшне туктатырга ярамый. Чүп-чар һәм көзге яфраклар кар астында калырга тиеш түгел”, - диде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук җыештыру ункөнлеген һәм шимбә өмәсен мөмкин булган кадәр нәтиҗәле үткәрүне йөкләде. “Районнар башлыкларыннан, Башкарма комитет, барлык структур бүлекчәләрдән мөмкин булган кадәр оешып, шәһәрне кыш алдыннан яхшылап җыештыруны сорыйм”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.