(KZN.RU, 8-нче октябрь). 16 ноябрь көнне Казанның өч муниципаль базарларыннан берсе – Яңа Савин муниципаль базары ачык аукцион торгларына чыгарылачак. Шәһәр хакимияте карары нигезендә, сәүдә муниципалитетларның профиль эшчәнлеге булмау белән бәйле икәнен исәпкә алып, Мәскәү, Яңа Савин һәм Дәрвишләр поселогындагы 3-нче номерлы колхоз базары – Казанның барлыгы 3 базары шәхси кулларга тапшырылачак.
“Кризис елларында без базар катнашучылары буларак продукция бәясен, аренда бәясен тикшереп тордык. Бүген бездән бу бизнеста катнашу соралмый, без закон үтәлешен тәэмин итеп торучы арбитр буларак катнашырга тиеш”, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәрнең Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Яңа Савин базары буенча документлар пакеты тулысынча әзер. Сату торглары 16 ноябрьгә билгеләнгән, базар 310 млн сумга бәяләнгән, калган базарлар 2013 елның беренче кварталында сатылачак.
Илсур Метшин торгларның закон нигезендә үтүен тәэмин итүне йөкләде. Ул шулай ук базарларның гадел бәя буенча сатылырга тиешлеген билгеләде, сатудан килгән акча шәһәркүләм социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыруга тотылачак. Базарларны шәхси кулларга тапшыру үз артыннан шәхси инвестицияләр агымын алып килергә тиеш, бу исә базардагы сәүдәне яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк.