73,2 күрсәткече белән Татарстан бары Россия башкаласы – Мәскәү шәһәреннән (74 яшь) генә калыша.
(KZN.RU, 8-нче октябрь). Халыкның уртача яшәү дәвамлылыгы буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында Казан икенче урында. 73,2 күрсәткече белән Татарстан бары Россия башкаласы – Мәскәү шәһәреннән (74 яшь) генә калыша. Мондый статистиканы бүген Мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарә башлыгы Рамил Әхмәтов китерде.
Аның сүзләренә караганда, 2012 елның 9 ае эчендә Казанда 15097 бала туган. Соңгы биш ел эчендә туучылар саны 50 %-ка арткан, дип хәбәр итте Р.Әхмәтов. Шәһәрдә үлүчеләр саны күрсәткече кими: 2012 елның 9 ае дәвамында 9889 кеше үлгән, узган ел белән шул ук чорны чагыштырганда 538-гә әзрәк дигән сүз. Сабыйлар арасында соңгы 5 ел эчендә үлүчеләр саны 2,7 тапкырга кимегән.
“Соңгы елларда Казанда тискәре трендны узып, туучыларның, яшәү дәвамлылыгының тотрыклы күрсәткечләренә чыгып, халык санын арттыру – шәһәребез үсешенең лакмус кәгазе. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары белән генә чикләнми, бу – республика һәм федераль күләмдәге максатлы программалар, шул исәптән социаль ипотека, яшь гаиләләргә ярдәм итү, балалар бакчалары төзү, әниләр капиталы программалары нәтиҗәсе дә. Без әлеге күрсәткечләр белән горурланабыз, әмма ирешкәннәрдә генә туктап калырга ярамый: европалыларның яшәү дәвамлылыгы 80 яшь, шуңа күрә Казанга омтылу урыны бар әле”, - дип шәрехләде демография күрсәткечләрен Казан Мэры Илсур Метшин.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклауны модернизацияләүне программасын 2012 елда Казанда тормышка ашыру барышы турында сөйләгәндә, Рамил Әхмәтов узган елда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 10 мең 842 казанлыга тиешле дәвалану күрсәтелгәнен билгеләде. Быел медицина хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 6%-ка артты: табиблар 18 мең 200 сум, ә урта медицина персоналы 13 мең 200 сум ала.
Шәһәрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә матди-техник базаны ныгыту планында берничә масштаблы проект тормышка ашырыла. Киләсе елда 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханә территориясендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ачыла. Клиника шәһәрнең дүрт районына хезмәт күрсәтәчәк. Проектны тормышка ашыру 3,4 млрд сум тәшкил итә.
Икенче проект – Лукницкий урамындагы 4-нче номерлы балалар поликлиникасы ихтяҗлары өчен элеккеге Киров районы администрациясе бинасын төзекләндерү. Башкарма комитет реконструкция эшләренә 43 млн сум, ә җөмһүриятебезнең Сәламәтлек саклау министрлыгы җиһазлар сатып алуга 17,95 млн сум бүлеп бирде. Яңартылган учреждение быел көз ачылачак. Моннан тыш, Азино-1 микрорайонында балалар поликлиникасы төзү эше дәвам итә, Дәрвишләр бистәсендәге 8-нче номерлы шәһәр поликлиникасына янкорма төзү эше тәмамланып килә.
Илсур Метшин фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге якын киләчәктә үтәлергә тиешле төп таләпләр – медицина хезмәткләренең статусын һәм аларга куелган таләпләрне арттыру. “Пацинетларның зарлары шактый: кулдан акча алу, дорфалык, табиблар хаталары. Әгәр эре медицина үзәкләре төзекләндерелсә, беренчел медицина челтәре әле тиешле дәрәҗәдә түгел”, - дип өстәде Мэр. Әлеге проблеманы хәл итүдә төп басымны балалар учреждениеләренә ясарга кирәк, дип саный ул.
Шулай ук яңа проектлар исемлегендә - 2016 елга кадәр исәпләнгән беренчел медицина һәм санитария ярдәмен камилләштерү турындагы республика программасы. Быел октябрь аенда Әки, “Дәрвишләр” станциясе һәм Зур Дәрвишләр поселокларында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) модуль технологияләре буенча корыла. Шуны әйтергә кирәк, мондый ФАПлар Петровсикй, Клыки һәм Колсәет поселокларында уңышлы эшләп килә. “Мондый пунктлар шәһәр яны территориясендә беренчел медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен җиңеләйтә, халык өчен җайлы – шәһәргә барып тору кирәкми”, - дип билгеләде И.Метшин.
Икенче ел планнарына 10-нчы номерлы балалар поликлиникасын, 2-нче һәм 6-нчы номерлы олылар поликлиникаларын капиталь ремонтлау, Нагорный поселогында дәвалау амбулаториясен төзү керә.