(KZN.RU, 9-нчы октябрь). Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы Борисоглебск поселогындагы “Өмет” мәчете төзелеше биредә яшәүче мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия. Мәчет төзелеше барышы белән танышкан Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин моңа ышанычын белдерде.
Шәһәр башлыгын Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, поселокта яшәүче, мәхәллә советы рәисе Мидхәт Шакиров озата йөрде.
Поселокта мәчет салу турындагы карар 10 ел элек кабул ителгән. “Борисоглебск поселогының 400-500 еллык тарихы бар. Халык саны артып тора. Статистик мәгълүматларга караганда биредә 3 мең кеше яши, шуларның яртысыннан күбрәге – мөселманнар. Шуңа монда мәчет бик кирәк”, - диде Ирек Арсланов.
Элек поселок халкы үз көче белән җыйган акчага мәчет сала башлаган. Акча җитмәү сәбәпле, халык ярдәм сорап, Казан Мэрына мөрәҗәгать иткән. Узган елны беренче тапкыр төзелеш мәйданчыгында булган вакытта Илсур Метшин халыкны спонсорлар табып, поселокта мәчет булачагына ышандырды.
Бүгенге көндә төп монолит эшләре тәмамланган. Төзүчеләр бинаның эчке отделка эшләренә тотына. Илсур Метшин материалларның дөрес сайланышына аерым игътибар бирде. “Мисалга, идәндә плитә булырга тиеш түгел. Биредә әби-бабайлар һәм кечкенә балалар булачак”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы шулай ук үз эченә автомобиль парковкасын алган якын-тирә территорияне төзекләндерү проекты белән танышты, хәзрәт бүлмәсен һәм булачак намаз уку залын карап чыкты. Мәчеттә шулай ук Коръән уку бүлмәсе, хатын-кызлар өчен аерым зал һәм бәйрәм чаралары үткәрү бүлмәсе була. Төзүчеләр сүзләренә караганда, мәчет ел ахырына әзер булачак.