(KZN.RU, 3-нче сентябрь). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә танылган рәссам Константин Васильевның 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин экспозицияне юбилей чараларына Мәскәүдән кайткан рәссамның апасы белән карап чыкты.
Казанлылар экспозиция белән октябрь ахырына кадәр таныша ала. Анда Константин Васильевның Мәскәү музее җыелмасыннан 27 хезмәт, шул исәптән менә шундый танылган хезмәтләре: “Ожидание”, Федор Михайлович Достоевский портреты, “Лесная готика”, “Русь былинная” циклы. Моннан тыш, Васильевның Казан галереясендәге башлангыч графикасы тәкъдим ителәчәк.
Рәссамның апасы һәм Мәскәүдәге коллекция хуҗасы Валентина Васильева Илсур Метшинга күргәзмәгә чыгарылган хезмәтләре, Константин Васильевның Мәскәүдәге музее хакында сөйләде. Әмма сөйләшүнең төп темасы булып хәзерге вакытта Бауман һәм Астрономия урамнары киселешендәге 130 еллык бинаны төзекләндереп, рәссамның яңа картиналар галереясе булдыру концепциясе булды.
Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел Константин Васильев галереясе Гвардия урамында урнашкан иде. 2011 елда Илсур Метшин картиналарны шәһәрнең тарихи үзәгенә күчерү хакында карар кабул итте. Мэр сүзләренә караганда, яңа галерея шәһәрнең үзәгендә – туристлар маршруты зонасында урнашачак, бу исә сәләтле рәссам хезмәте белән казанлыларга гына түгел, шәһәребез кунаклар, чит ил туристларына да әлеге хәзинә белән танышу мөмкинлеге тудыра.
“Мин реконструкцияне сыйфатлы башкару хакында карар кабул иттем”, - дип сөйләде Илсур Метшин Валентина Васильевага. Мэр эшләр тәмамланганнан соң, рәссамның апасын булачак картиналар галереясен Мәскәү коллекциясе белән ачарга тәкъдим итте.
Ахырда Илсур Метшин бүгенге көнне күргәзмәгә килүчеләр арасында яшьләрнең һәм балаларның булуын билгеләде. “Әлеге күпкырлы рәссамның иҗаты белән танышуда яшь ягыннан чик юк”, - дип белдерде ул.
Константин Васильев 1942 елның 3 сентябрендә Майкопта туа, 1949 елдан башлап Татарстанның Яшел Үзән районындагы Васильев поселогында яши. Мәскәүнең Суриков исемендәге урта интернат-мәктәбендә, Казан сәнгать учлищесында белем ала. 1976 елда вафат була. Юбилей чаралары иртәгесе көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә рәссам иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция белән дәвам итәчәк.