(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август,
Диана Жиленкова). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан прокуроры Олег
Дроздов, шәһәр Мэры Илсур Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон,
шулай ук төзүче компанияләр вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә Казанда
социаль инфраструктура төзелеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне
Илдус Нәфыйков ачты. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда күп фатирлы һәм шәхси торак
йортлар төзелеше актив бара, әмма социаль объектлар төзелеше – акрынрак.
Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитмәү мәсьәләсе кискен булып
кала. 2021-2022 елларда гына да, файдалануга тапшырыла торган торак күләмен
исәпкә алып, мәктәпләрдә урыннар дефициты 12 меңгә якын тәшкил итә, балалар
бакчаларында – алты меңгә якын. Илдус Нәфыйков әлеге тигезсезлекне булдырмас
өчен закон дәрәҗәсендә кабул ителергә тиешле чаралар турында фикер алышырга
тәкъдим итте.
«Мондый
конструктив диалог бик мөһим, ул киңәшмәдә катнашучыларга гомуми проблеманы
һәркемгә үз юнәлешендә, федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә хәл итәргә
ярдәм итә», – дип ассызыклады Илдус Нәфыйков.
Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, федераль хөкүмәт тарафыннан 2030 елга кадәр Россиядә 1
млрд кв.м торак төзү бурычы куелган. Әгәр элек Татарстан 2 млн төзегән булса,
якын елларда 3 млн га чыгарга кирәк, шуларның 1 млн 250 мең кв.м – Казанда.
Шәһәр территорияне комплекслы үзләштерүгә күчә, ачык мисал – Порт урамы, анда
10 ел дәвамында 1,5 млн кв.м торак төзү планлаштырыла. Башта ук барлык кирәкле
инфраструктура планлаштыру проектына инде салынган, шундый ук документлар
Вознесение тракты буендагы территория, башка районнар өчен эшләнгән. Проблемалар
актив үсеш алган яки инде төзелгән шәхси торак төзелешле поселокларда, шулай ук
Казан белән чиктә барлыкка килә, чөнки күрше районнарда актив төзелеш
социнфраструктурага тигез булмаган йөкләнеш тудыра.
Соңгы
15 елда Казан миллионлы шәһәрләр арасында 5-6 нчы урынны били. Әмма балалар
бакчалары һәм мәктәпләр кебек социаль инфраструктура объектларында булдырылган
урыннар саны буенча – беренче урын. Бу хакта Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова хәбәр итте.
Докладчы
берничә төп проблеманы билгеләде. Мәсәлән, федераль законнар торак төзелешен
социаль объектлар булу белән турыдан-туры бәйләми. Димәк, муниципаль хакимият
төзүчегә төзелешкә рөхсәт бирүдән баш тарта алмый, чөнки территориядә балалар
бакчалары һәм мәктәпләр җитәрлек каралмаган.
Федераль
законнар социаль объектлар төзү өчен җир кишәрлекләрен тартып алырга мөмкинлек
бирми, бу инде төзелгән районнар өчен актуаль булыр иде.
Поселокларда
проблемаларның өстәмә катламы барлыкка килә. 1998 елда Казан чикләренә 14
поселок кертелә, 2007 елда – тагын 7 (Салмачы, Вишневка, Константиновка,
Самосыр, Чебакса һ.б.). Җир участоклары шәхси затлар арасында бүленгән инде.
Моннан тыш, элек бирелгән документлар буенча участокларны кадастр исәбенә кую
шәһәр фикерен исәпкә алмыйча, дача амнистиясе буенча тагын ун елдан артык дәвам
итә. Нәтиҗәдә, бүген әлеге территорияләрдә тулы юллар өчен урын юк диярлек һәм
мәктәпләр өчен буш участок табу кыен.
Моннан
тыш, һәрвакытта да уңайлылык радиусына ориентлашырга мөмкин түгел, чөнки
ата-аналар еш кына үз балаларын конкрет махсус мәктәпләргә билгеле бер профиль
буенча бирәләр, ягъни яшәү урыны буенча мәктәпләргә ориентлашмыйлар. Киресенчә,
еш кына эш урынына якынрак уку йортын сайлыйлар.
Илья
Вольфсон социаль объектлар төзелеше артта калуның ике төп сәбәбен билгеләде.
Беренчесе – тиешле җир кишәрлекләре юк. Мондый проблема, кагыйдә буларак,
төзелгән районнарда барлыкка килә.
«Биредә
социаль инфраструктура объектларына төзелеш өчен җир кишәрлекләрен тартып
алырга рөхсәт ителгән объектлар исемлеген киңәйтү чишелеш була ала. Әлбәттә,
беренче чиратта гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре якланырга тиеш. Еш
кына милекчеләр үзләре үк рентабельсез булган үз участогын муниципалитетка сату
белән кызыксыналар – гадәттә аларны сатып алучы булмый. Әмма бүген мондый сатып
алуны үткәрергә һәм төзелеш өчен кирәкле җир кишәрлеген формалаштырырга
мөмкинлек бирүче законлы процедура юк», – дип билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы
депутаты.
Икенче
сәбәп – акча җитмәү, бу үз чиратында ике проблемалы мәсьәләдән тора.
Мәсәлән,
балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү шактый кыйммәтләнүгә яңа нормативлар
китергән. Мисал итеп техник биналарның, коридорларның киңлеге артуы, өстәмә
бүлмәләрнең барлыкка килүе китерелә. Нәтиҗәдә, Дәүләт Думасының Төзелеш һәм
торак-коммуналь хуҗалык комитеты мәгълүматлары буенча, өч ел эчендә Татарстанда
балалар бакчалары төзү бәясе 40-50% ка арткан. Моннан тыш, аларны тоту
чыгымнары да арта. Депутат сүзләренчә, РФ Дәүләт Думасында һәм Төзелеш
министрлыгында бу нормативлар артык һәм нормалар акыллы рәвештә яңадан
каралачак дигән аңлау бар.
Илья
Вольфсонның тагын бер тәкъдиме төзелешне финанслау чыганагына кагылган.
Мәсәлән, депутат төзүчеләргә проект финанслауына һәм эскроу-хисапларга
альтернатива буларак, өлешчеләрнең акчалары белән, мәсәлән, казначылыкта
эшләргә рөхсәт итәргә тәкъдим итте, ләкин бер шарт белән – төзүче үз акчалары
хисабына төбәктә мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзергә яки таләп ителгән
учреждениеләрдә капиталь ремонт үткәрүне финансларга тиеш. Төзүче бүген
банкларга процент ставкасын түләүгә юнәлткән акчалар бу очракта финанслау
чыганагы булып торачак.
Прокуратура
вәкилләре шулай ук проблемаларга аңлатма бирде һәм социаль объектлар төзелеше
проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән инициативаларны хупларга әзерлеген
белдерде.
Үз
фикерләре белән «Унистрой», «Сувар-Казан», «СМУ-88», «Ак Барс Девелопмент»
кебек компанияләр җитәкчеләре уртаклашты.
Киңәшмә
ахырында федераль закон чыгаручыга карау өчен аерым тәкъдимнәрне җентекләп
әзерләп бирү бурычы йөкләнде.
Киңәшмәдә
шулай ук Татарстан прокуроры урынбасарлары Илнур Ибраһимов һәм Александр
Чеховской, Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы
законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Александр Цеханович, Татарстан
прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы Марат
Шараев, шулай ук шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис
Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Игорь Куляжев,
Искәндәр Гыйниятуллин, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Андрей
Лобов һәм башкалар катнашты.