(Казан
шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Шәһәр һәм
республика көне белән котлады.
Кадерле
казанлылар!
Сезне чын
күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!
Бүген
Татарстан һәм аның башкаласы Казан ышаныч белән алга баралар, икътисадта һәм
социаль өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешәләр, туган ил иминлегенә бәяләп
бетергесез өлеш кертәләр. Федераль программаларны уңышлы тормышка ашырып һәм
күп проектлар буенча пилот төбәк булып, без уртак йортыбыз – Россиянең чәчәк
атуына ярдәм итәбез.
Безнең шәһәр
иң уңайлы һәм төзек исемен лаеклы йөртә, аның заманча инфраструктурасы һәм бай
мәдәни мирасы бар. Без үз тарихыбызга хөрмәт белән карыйбыз, үткәнне саклыйбыз
һәм шул ук вакытта югары технологияле производстволарны үстерәбез һәм мөһим
социаль проектларны тормышка ашырабыз.
Елдан-ел без
үз алдыбызга яңа амбицияле максатлар куюны һәм шәһәр һәм аның барлык халкы
иминлеге өчен аларга ирешүне дәвам итәбез.
Мин һәр
казанлыга шәһәр үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтлемен. Сезнең актив гражданлык
позициясез,
сезнең үз
ишегалдыгыз, йортыгыз, урамыгыз турында эчкерсез кайгыртусыз без масштаблы
проектларны һәм кыю идеяләрне тормышка ашыра, яшьләрдә туган җиргә мәхәббәт
тәрбияли алмаячакбыз, шул рәвешле үсеп килүче буын үз Ватаныбыз мәнфәгатьләрен
яклаган һәм бүгенге көндә дә яклаучы барлык геройларга алмаш булачак.
Сезгә һәм
якыннарыгызга чын күңелдән иминлек, ныклы сәламәтлек, шатлык һәм күңел җылысы
телим! Бәхет һәм уңышлар насыйп булсын!