(Казан
шәһәре KZN.RU, 29 нчы август, Татьяна Марюхова). Казанда яңа уку елында
капиталь ремонттан соң 17 мәктәп ачылачак, аларның берсе – Идел буе районындагы
16 нчы татар-инглиз гимназиясе. Биредә рекреация зоналары, кабинетлар, бассейн
һәм 140 урынга исәпләнгән актлар залы яңартылган. Шулай ук көзен ачык типтагы
физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачу планлаштырыла, аңа якындагы
микрорайоннардан балалар да килә алачак. Казан Мэры Илсур Метшин гимназиядә
булды һәм учреждениенең яңа уку елына әзерлеген бәяләде.
«Яңа уку елы башланырга санаулы
көннәр калып бара. Казанның мәгариф учреждениеләре капиталь ремонттан соң
тулысынча әзер, эшчеләр соңгы штрихларны эшләп бетерәләр. Быел федераль
программа ярдәмендә 17 мәктәпне капиталь ремонтладык. Без системалы рәвештә
елдан-ел балаларыбыз һәм хөрмәтле укытучыларыбыз өчен шартлар тудырабыз – яңа
уку елы балалар өчен дә, педагоглар һәм ата-аналар өчен дә уңышлы булыр дип
өметләнәбез», – диде Илсур Метшин.
Башлангыч мәктәп өчен бассейн һәм
заманча мультимедия җиһазлары белән яңартылган актлар залы
1 нче сентябрьдә 16 нчы гимназиядә
1,2 меңнән артык бала парта артына утырачак, учреждениедә 73 педагог эшли.
Беренче сыйныфка 80 укучы барачак, аларны дүрт сыйныфка бүлеп бирәчәкләр.
Мәгариф учреждениесендә дәресләр ике сменада уза, шуңа да карамастан, мәктәптә
спорт һәм иҗат түгәрәкләре эшли. Учреждениене «тулы көн мәктәбе» дип атарга
мөмкин, чөнки балалар гимназиядән чыкмыйча төрле белем алалар, бу укучылар өчен
дә, ата-аналар өчен дә уңайлы.
Шәһәр башлыгына гимназия директоры
Гөлфия Хәлимова сөйләгәнчә, капиталь ремонт программасы буенча учреждениедә
рекреация зоналары, физика һәм химия кабинетлары, лабораторияләр, башлангыч
мәктәп укучылары өчен бассейн һәм 140 урынга исәпләнгән актлар залы яңартылган,
анда заманча мультимедия җиһазлары урнаштырылган. Моннан тыш, бөтен гимназиядә
электр челтәрләре алыштырылган.
Бер метр тирәнлектәге бассейнга
башлангыч мәктәп укучылары гына йөри. Быел аңа 25 ел инде – бассейнны мәктәпкә
нигез салынганнан бирле ремонтламаганнар, шуңа да карамастан, анда дәресләр
узган.
Шәһәр башлыгы балалар мәктәптәге
үзгәрешләрне күрдеме дип сорады. Гөлфия Хәлимова әле балалар күрмәде,
укучыларның яңартылган кабинетлардан, аерым алганда, аларның яраткан бассейны
һәм актлар залыннан тәэсирләрен күрергә теләвен җиткерде.
«Мондый
спорт комплексы – мәктәпнең чын байлыгы»
Көзен гимназия территориясендә ачык
типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылачак. Биредә укучылар гына
түгел, якындагы микрорайоннарда яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачак. Эшләр 11% ка
башкарылган: төзүчеләр туфракны чыгарганнар, кырны бүлгәннәр, футбол
мәйданчыгының түбәнге ком катламын җиһазландырганнар, асфальт салу өчен нигез
әзерләгәннәр. Дренаж кыры системасының нигезен төзү дәвам итә.
Физик культура һәм спорт комитеты
рәисе Линар Гарипов сүзләренчә, ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү
комплексы волейбол, баскетбол һәм футбол мәйданчыкларын үз эченә ала. Биредә
дүрт җиңел атлетика юлы – 100 метрлы зона булачак. Секторларда резина япма,
турниклар, воркаут өчен зона каралган.
Яктырту икенче этапта
урнаштырылачак, аның өстендә хәзер Тышкы төзекләндерү комитеты эшли.
Мэр билгеләп үткәнчә, мондый
объектларның булуы бик мөһим. «Уку процессы өчен мондый ачык типтагы
физкультура-сәламәтләндерү комплексы булуы яхшы – ул мәктәпнең чын байлыгы,
әмма безгә спорт инфраструктурасының микрорайонда эшләве мөһим. Казанда
яшәүчеләрнең күбесе сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм спорт белән шөгыльләнергә
тели. Гомумән, уку процессыннан буш вакытта укучылар һәм якын-тирә
микрорайоннарда яшәүчеләр монда йөгерә, спорт белән шөгыльләнә алсын өчен кирәк
бу. Безнең тирәдә шундый күп кеше яши торган микрорайон бар, шуңа күрә сәламәт
яшәү рәвеше алып баручы кешеләргә бөтен гаилә белән спорт белән шөгыльләнү өчен
яңа шартлар булачак», – дип аңлатма бирде Илсур Метшин.
Казанның Вахитов һәм Идел буе
районнары башлыгы Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү
комплексын мәктәптән юл белән аерачаклар, әмма спорт комплексы тирәсендә койма
урнаштырачаклар, шуңа күрә шәһәрлеләр ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү
комплексына мәктәп коймасыннан чыкмыйча килә алачаклар.
Моннан тыш, гимназия янында 150 нче
мәктәпнең хоккей мәйданчыгы урнашкан – биредә ике белем бирү оешмасы укучылары
күнегүләр ясый.
Ачык типтагы
физкультура-сәламәтләндерү комплексында скандинавия йөреше буенча дәресләр һәм
«Озын гомер уеннары»на әзерлек кысаларында зарядка узачак. Аларны октябрь аенда
Казанда уздырачаклар, спортның җиде төре буенча ярышлар профессионалларны һәм
физик активлык сөючеләрне берләштерәчәк, дип җиткерде Линар Гарипов.
Хәзерге вакытта ачык типтагы
физкультура-сәламәтләндерү комплексында Казанның биш уку йорты бар: 21 нче
гимназия (Р.Зорге урамы, 71, 2020 елда төзелгән), 130 нчы мәктәп (Химиклар
урамы, 55, 2021 елда төзелгән), 49 нчы мәктәп (Мусин урамы, 30, 2022 елда
төзелгән), 90 нчы гимназия (Комаров урамы, 12), 16 нчы татар-инглиз гимназиясе
(Дубравная урамы 51а, 2023 елда төзелгән).
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел 16
нчы гимназиядә азык-төлек блогы яңартылды, ике спорт залы һәм башлангыч
сыйныфлар кабинетлары, шулай ук холл һәм керү төркеме ремонтланды, койма
алмаштырылды. Эшләрнең сыйфатын Илсур Метшин бәяләп кайтты.