(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август,
Юлия Летникова). 1 нче сентябрьдә Казан мәктәпләре рекордлы санда укучыларны
кабул итәчәк – 174 меңнән артык бала, алар арасында 20 меңе – беренче сыйныф
укучылары. Быел шәһәрдә 6 мең укучыга дүрт яңа мәктәп төзеп рекорд куелуга
карамастан, уку йортларын күбрәк төзергә кирәк. Бүгенге көндә ТР башкаласының
29 микрорайоны мәктәпләр торгызуга мохтаҗ, шуларның 15 ендә мәсьәлә аеруча
кискен тора. Аппарат киңәшмәсендә мондый мәгълүматны шәһәр Мэры Илсур Метшин
китерде.
«Быел
парталар артына 174 мең бала утырачак, бу Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы
халкыннан да күбрәк дигән сүз. Казанның яңа тарихында мондый хәлнең булганы юк
иде әле, ә киләсе елда тагын да күбрәк бала көтәбез», – дип белдерде шәһәр
башлыгы.
Мэр
билгеләп үткәнчә, мәктәпләр гигантка әйләнә. Әйтик, «Весна» торак
комплексындагы 185 нче лицейда ике сменада өч меңнән артык бала укый, бу проект
куәтенә караганда ике тапкырга күбрәк. Шулай ук Солнечный городтагы 186 нчы
номерлы, Светлая долинадагы 184 нче, Салават Күперендәге 188 нче номерлы
мәгариф учреждениеләрендә 13 ешәр беренче сыйныф укучысы ачылган.
Илсур
Метшин искәрткәнчә, быел Казанда Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән рекордлы
дүрт мәктәп (Сибгат Хәким урамында һәм Рауис Гәрәев урамында, Салават Күпере
һәм «Светлая Долина»да) төзеделәр – алар алты мең укучыга исәпләнгән. Мондый
актив төзелеш соңгы елларда дәвам итә.
«Биш
ел эчендә без 16 яңа мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзедек, әмма тагы 29
микрорайонда мәктәпләр сорала. Ихтыяҗлар буенча төзелешкә Казанның берничә
еллык бюджеты таләп ителә. Ярдәмгә карамастан, без тагын да күбрәк финанслауга
мохтаҗ. Без – Россия субъектлары башкалалары арасында социаль объектлар
төзү буенча лидерлар (безне Мәскәү генә уздыра), шуңа да проблеманың кискенлеген
аңлыйбыз һәм аны хәл итүгә барлык мөмкин булган ресурсларны тотабыз», –
дип игътибар итте Мэр.
Мәгариф
идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сүзләренә караганда, мәктәпләрнең
сыйдырышлылыгы проблемасы шулай ук төзелешләр белән дә хәл ителә. «19 нчы
гимназиядә тиздән укыту кабинетлары, спорт залы һәм азык-төлек блогы булган 280
урынлык өстәмә корпус барлыкка киләчәк. Быел шулай ук 49 нчы мәктәпнең яңа
бинасында спорт залы төзелә», - диде ул.
Моннан
тыш, урын җитмәү белән бәйле мәсьәлә өлешчә мәктәп автобуслары хәрәкәте
тарафыннан хәл ителә. Көн саен 2163 бала дәресләргә махсус автобусларда барып
җитә, алар 31 мәктәп маршруты буенча йөри.
«Бер
генә бала да парта артында урынсыз калмады. Һәркем өчен 1 нче сентябрь
линейкасы, белем алу шартлары булачак. Без укучыларны көтәбез, яңа һәм
ремонтланган мәктәпләргә рәхим итегез, дибез. Яңа уку елы уңышлы һәм бар яктан
имин булсын», – дип билгеләде Мэр.
Чыгышын йомгаклап, Ирек Ризванов искә
төшергәнчә, гадәттәгечә уку елы тантаналы линейкалардан башланачак. Белем
көнендә мәктәп укучыларына шәһәрдән һәм республикадан бүләкләр тапшырачаклар,
алар арасында «Игелекле эшләр көндәлеге», «Яшь эколог көндәлеге» һәм «Мәктәп
укучысының мәдәни көндәлеге» бар. 4 нче сентябрьдә барлык мәктәпләрдә
«Экстремизмга - юк!» дәресләре, Бесландагы фаҗигане искә алу көненә багышланган
сыйныф сәгатьләре һәм әңгәмәләре планлаштырылган. 11-16 нчы сентябрь көннәрендә
мәктәпләрдә «Яхшылык атнасы» узачак, ул хайваннарга һәм табигатькә сакчыл
мөнәсәбәт темасына багышланган дәресләрне үз эченә ала.