(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август,
Диана Жиленкова). Казанның Горький паркында узган Яшәү яме көнендә 10 меңгә
якын кеше булды. Аларның ике меңгә якыны проектка яңа гына кушылырга булган. Бу
хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл
Сәгыйтова җиткерде.
«Бәйрәмдә
пенсионерлар белән аралашканда, бу уникаль оптимистлар буыны, уңай энергия
таратучы, тәҗрибә, белем һәм тормышка карашлары белән уртаклашырга әзер кешеләр
икәнлегенә тагын бер кат инандык. Шул ук вакытта алар, тырыш укучылар кебек,
яшьләре булуга карамастан, яңа һөнәрләргә өйрәнергә әзерләр», – дип уртаклашты
Казан Мэры Илсур Метшин.
Өч
сәгатьлек бәйрәм дәвамында проектка ике мең кеше кушылган. «Бу безнең өлкән
буынның зур кызыксыну күрсәткече, димәк, без дөрес юлда. Без үзебез Казанда
актив озын гомер флагын күтәрдек һәм аның астында актив тормыш алып барырга
теләгән пенсионерларны күбрәк җыябыз. Әлеге проектны барлык юнәлешләр буенча
киңәйтү өчен барысын да эшләргә тиешбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул
билгеләп үткәнчә, һәр объектта дәресләр расписаниесе формалашкан, ул
төзәтеләчәк, чөнки ачык һавада күп чаралар көтелә. Мэр район башлыкларына һәм
социаль блок җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтовага әлеге проектны алга таба да өстенлекле
юнәлеш итеп тотарга кушты.
Актив
өлкән яшьтәге шәһәрлеләр арасында мәдәният һәм спорт вәкилләре күп, дип дәвам
итте шәһәр башлыгы. Аның сүзләренчә, алар арасында төрле чараларда тренерлар
һәм спикерлар сыйфатында чыгыш ясау өчен волонтерлар эзләргә кирәк. Шуңа бәйле
рәвештә Мэр мондый пенсионерлар турында мәгълүмат базасын төзергә тәкъдим итте.
«Һәр
паркта әлеге эшнең профессиональ оештыручыларын «тормыш сөючеләр» өчен
кызыксыну буенча теге яки бу юнәлешләрне укытырга әзер булган волонтерлар белән
тулыландырырга кирәк», – дип йөкләде Илсур Метшин.
Ул
журналистларга «тормыш сөючеләр»гә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм
киләчәктә яңа катнашучыларны җәлеп итү өчен бу проект турында җәмәгатьчелеккә
җиткерергә кушты.
Гүзәл
Сәгыйтова искә төшергәнчә, «Казанның яшәү яме көне» квест форматында узды. Ул
проектның даими катнашучыларына зур мәйданчыкта үз осталыкларын һәм талантларын
күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Кунаклар
өчен төрле кызыксынулар буенча 20 активлык станциясе эшләде. Декоратив-кулланма
сәнгать зонасында 1 меңнән артык эшләнмә ясалган, 500 дән артык пенсионер бию
нигезләрен үзләштерергә теләгән, 60 кеше «Тыңлыйбыз» проекты станциясендә
психолог белән аралашкан, 300 «тормыш сөюче» мобиль грамоталылык нигезләренә өйрәнгән
һәм 500 дән артык кеше Горький паркында әйлән-бәйлән биегән.
Теләге
булганнар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән киңәшләшә алды. 35
өлкән яшьтәге шәһәрле «Демография» илүкләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү»
федераль проекты кысаларында укырга гариза җибәргән.
Ял
итү зонасында кунаклар «яшәү яме тарафдарлары»ның иң яхшы рецептлары буенча
кайнатылган 200 литрдан артык үлән чәе эчкәннәр. Ә «Сәйдәш» мәдәният үзәгеннән
кул эшчесе Альбина Обрезкова матурлык һәм зирәклек бәйгесендә «Алтынбикә»
исеменә лаек булды. Бәйрәм атмосферасын 45 вокаль һәм хореография коллективы
чыгышлары тулыландырды.
Район
администрацияләре һәм идарәче компанияләр ярдәме белән күп фатирлы йортларда
һәм гомумйорт чатларында 3 меңгә якын афиша урнаштырылган.
«Бәйрәм
көнендә Горький паркына килергә өлгермәгәннәр «Яшәү яме» командасына
+7(843)236-42-93 кайнар линия телефоны буенча яки Казан Мэриясенең Рәсми сайты
аша кушыла алачак», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Аның
сүзләренчә, сентябрьнең икенче яртысыннан зур аудитория өчен төрле темаларга
лекцияләр башланачак, ә октябрьдә казанлыларны Озын гомер уеннары көтә.