(Казан
шәһәре KZN.RU, 24 нче август, Юлия Летникова). Казанның муниципаль архивында
1,6 мең фонд бар – бу идарә яки шәхси мәгълүмат белән 146 меңнән артык
материал. Бүгенге көндә комплектлау чыганагы буларак эш итүче оешмалар
исемлегендә 112 предприятие бар, шуларның 45 е 1,5 ел эчендә кертелгән. Әмма
барлык оешмалар да архив белән актив хезмәттәшлек итми һәм аңа үз документларын
тапшырмый. Киләчәктә бу элеккеге предприятие хезмәткәрләренең архивтан кирәкле
мәгълүматны ала алмауларына китерергә мөмкин. ТР башкаласы Мэры Илсур
Метшин Казан шәһәр Думасының XXIV сессиясендә компания җитәкчеләрен
архив белән хезмәттәшлеккә җаваплы карарга чакырды.
«Һәр җитәкче үз коллективы
өчен җаваплылыкны аңларга тиеш, еш кына бу меңләгән хезмәткәр. «Телим» яки
«теләмим» булырга тиеш түгел. Бер документ кешенең язмышын хәл итә – бу пенсия
түләүләре, милек хокуклары, социаль түләүләр. Һәр җитәкченең архив эше
өстенлекле булырга тиеш, эш системалы алып барылса иде», – дип билгеләп үтте
шәһәр башлыгы.
Казан Башкарма
комитетының Муниципаль архив идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина, үз
чиратында, предприятиеләрдән хезмәттәшлек итүдән баш
тартулары кешеләр өчен драмага әверелә, шуңа күрә документларны
вакытында тапшыру мөһим, дип өстәде.
«Системаны унификацияләү һәм
гадиләштерү өчен «Архивист» системасы булдырылды. Аны куллану хаталар
санын киметер дип ышанам. Система инде эшләнгән, аны сынау бара», – дип аңлатма
бирде ул.
Мунархив фондларын тулыландыруда
актив катнашкан эре предприятиеләрнең берсе – җәмәгать туклануы
комбинаты. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
генераль директоры Рима Мөхәммәтшина предприятие архивка 17 ел эчендә
җыелган 4 ТБ фото һәм видеоматериал тапшырачагын җиткерде.
«Безнең архив
системалаштырылмаган иде. Тулы картинаны хезмәткәрләрнең шәхси архивлары
ярдәмендә генә торгызырга мөмкин булды. Шулай итеп
без материалларны саклау һәм аларны киләчәк буыннар өчен тарихны
саклап калу максатыннан архивка вакытында тапшыруның мөһимлеген аңладык», – дип
билгеләп үтте спикер.
Мунархив бинасында саклагычларның
17% ы гына эшли
«Шәхси җитәкче белән
предприятиенең әлеге эшкә җаваплы мөнәсәбәтенең яхшы мисалы. Безнең муниципаль
унитар предпритиеләр, шәһәр предприятиеләре, район администрацияләре бу
мәсьәләгә игътибар бирергә тиеш», – дип өстәде Илсур Метшин.
2022 елда учреждение архив
документларын саклау өчен махсус җиһазландырылган яңа бинага күченгәч (8 нче Март урамы, 5а), саклау
урыннары мәйданы алты тапкыр, ә штат саны ике тапкыр артты. Бүгенге көндә архив
биш муниципаль һәм дүрт дәүләт хезмәте күрсәтә, еш кына шәһәр халкы
социаль-хокукый мәсьәләләр буенча, мәсәлән, стаж һәм хезмәт хакы турында
белешмәләр сорап мөрәҗәгать итә.
«Ел башыннан муниципаль
архив 9,5 меңнән артык хезмәт күрсәтте – көн саен 70 кә якын мөрәҗәгать дигән
сүз, бу хезмәтнең кирәклеген раслый. Шуны ассызыклыйм: Казанда мондый күләмдә
хезмәт күрсәтү ТР Рәисе ярдәме белән мөмкин булды. Республика җитәкчелегенә
архив документларын саклауның сыйфат ягыннан яңа шартлары өчен чын күңелдән
рәхмәт белдерәм. Без яңа бина гына түгел, барлык кирәкле җиһазлар белән эшләү
системасын да төзедек», – диде Илсур Метшин.
Бүгенге көндә архив бинасында
саклагычларның 17% ы гына эшли, буш биналар ведомство архивлары өчен кулланыла.
Тулыландыруга 28 шәһәр учреждениесе кушыла.
Муниципаль архивта хезмәтләр алу
өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган, мәсәлән, заманча уку залы эшли, быел
аннан 1017 кеше файдаланган, алар архивка 3,7 мең тапкыр килгән һәм 7,1 мең эш
алган.
«Иң кирәкле документларны
электрон төргә күчерү буенча эш актив алып барыла. Бүгенге көндә 2444 саклау
берәмлеге цифрлаштырылган, аларның 98% ы ТР Бердәм архив мәгълүмат системасына
кертелгән», – дип хәбәр итте Гөлнара Мусина.
Көзен
«Поисковик» тарихи-архив клубы эшли башлаячак
Казан шәһәр Думасы
сессиясендә Россия Язучылар Советы әгъзасы, туган якны өйрәнүче тарихчы
Анатолий Елдашев яңа проектны – «Поисковик» тарихи-архив клубын игълан
итте, ул көзен эшли башлаячак. Клубта лекцияләр, яшьләрнең тарихчылар һәм туган
якны өйрәнүчеләр белән әңгәмәләре үткәреләчәк.
«Шәһәр белән 17 елдан артык
сез җитәкчелек иткән чорда, Илсур Рәисович, башкалада шулкадәр күп эшләнгән һәм
төзелеш башкарылган... Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, яңа юллар,
ишегаллары, парклар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр. Аерым алганда, бүген
Кремль территориясенә, Бауман урамына, Иске Татар бистәсенә генә карагыз,
биредә туристларны ерып чыгарлык түгел. Болар барысы да Казан халкының шәхси
фондларында чагылдырылырга тиеш», – дип саный Анатолий Елдашев.
Илсур Метшин Казанда тарихи-архив
клубын эшләтеп җибәрү инициативасын хуплады.
«Әлеге юнәлештә эшне дәвам
итү мөһим. Анатолий Михайлович, актив эшегез, тәҗрибәгез һәм белемнәрегез,
безнең төбәккә, шәһәргә һәм тарихка булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә.
Безнең арада андый кешеләр булуы бик мөһим. Без һәрвакыт сезнең белемнәрегезгә
һәм шәһәребез һәм төбәк тарихын саклап калу теләгегезгә таяначакбыз», – дип
ассызыклады Мэр.
ТР Архив эше буенча дәүләт
комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова муниципаль архив эшен югары
бәяләде. Ул хәбәр иткәнчә, Казан республиканың башка шәһәрләре белән беррәттән
күп күрсәткечләр буенча планны берничә тапкыр арттырып үти: тегү буенча – тугыз
тапкыр, карталаштыру буенча – ике тапкыр, эшләрнең барлыгын тикшерү буенча –
2,4 тапкыр.