(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче август,
Диана Жиленкова). Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIV
сессиясе ачылды. Утырыш башланыр алдыннан шәһәр Мэры Илсур Метшин ТР башкаласы
үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
Татарстан
Рәисе Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Казан икътисады үсешенә
керткән өлеше өчен Башкарма комитет Аппаратының Икътисади үсеш комитетының
Фаразлау һәм индикатив идарә бүлеге башлыгы Лиса Брыкалина «Фидакарь
хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
«Фидакарь
хезмәт өчен» медале шулай ук Казан шәһәре Совет районы
администрациясенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Вера Никулинага һәм «Ошель»
ҖЧҖ директоры Марат Шәйхетдиновка тапшырылды.
«Татарстан
Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем Казанның дезинфекция станциясенең йомгаклау
дезинфекциясе һәм санитар эшкәртү бүлеге табиб-дезинфектологы Дания Шакировага
бирелде.
«Татарстан
Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме «Горводзеленхоз» тресты» муниципаль унитар
предприятиесенең «Горлесопарк» участогы җитәкчесе Дамир Шәрәфиевка бирелде.
«ТР
халкына хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме Казанның азык-төлек һәм социаль туклану
департаментының 1 нче ашханә директоры Марина Лаврентьевага бирелде.
«Татарстан
Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе
башлыгы урынбасары Татьяна Хәйруллинага бирелде.
«Казан
файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлык өчен» билгесе белән «Агора-Трейд» фирмасы» ҖЧҖ директоры
урынбасары Сергей Кузнецов бүләкләнде.
«Казан
файдасына башкарылган фидакарь хезмәте өчен» билгесе белән Идел буе районының 19 нчы гимназиясенең
математика укытучысы Марина Кузина, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
Аппараты җитәкчесе Тәнзилә Ракова бүләкләнде.
Казанның
Мактау грамотасы Башкарма комитет җитәкчесе
вазыйфаларын башкаруны тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Нелла Сәлимовага, 7
нче шәһәр клиник хастаханәсенең медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Эльмира
Хөсәеновага, «Волга-Автодор» ҖЧҖ башкарма директоры Станислав Шевыревка һәм
элек Казан Мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарган
Гөлгенә Якуповага тапшырылды.
Нәтиҗәле
хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Казан Мэрының Рәхмәте белән
Мэр һәм Казан шәһәр Думасы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары –
даими комиссияләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ирек Әхмәтҗанов бүләкләнде.