(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август, Татьяна Марюхова). Бүген Горький паркында узган «Казан яшәү яме көне»ндә 10 меңләп өлкән яшьтәге шәһәр кешесе булды. Бәйрәмдә пенсионерлар өчен яңа проект – октябрь аенда Казанда узачак «Озын гомер уеннары» презентациясе булды. Җиде спорт төре буенча ярышлар профессионалларны һәм физик активлык сөючеләрне берләштерәчәк. Бәйрәмдә Казан Мэры Илсур Метшин булды. Шәһәр башлыгы төрле мәйданчыкларны карап чыкты һәм пенсионерлар белән аралашты.
«Безнең шәһәр, беренче чиратта, үз кешеләре белән матур»
«Бу проектны сак кына, иң яхшы тәҗрибәне өйрәнеп башладык, һәм безне моңа өлкән яшьтәге шәһәр кешеләре өчен мәйданчык ясау теләге этәрде. Безнең шәһәр, беренче чиратта, үз кешеләре белән матур. Бүгенге Казан – сезнең казанышыгыз, хезмәт сөючән өлкән буынның тырышлыгы. Озак еллар дәвамында сезнең һәрберегез, уртак максатларга үз өлешен кертеп, шәһәребезнең алтын тарих битләрен язып, хезмәт куйган. Бу проектның бездә ныклап эшләп китә алуына бик шатмын. Барлык оештыручыларга рәхмәт, сезгә зур рәхмәт сүзләре, кадерле «тормыш сөючеләр», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин сәхнәдән өлкән яшьтәге казанлыларга.
Мэр билгеләп үткәнчә, шәһәрдә ял инфраструктурасы актив яңартыла: мәдәният йортлары ремонтлана, яңа спорт объектлары, парклар һәм скверлар барлыкка килә.
«Эшләгән вакытта, бәлки, яраткан эшегез белән шөгыльләнергә вакытыгыз һәм мөмкинлегегез булмагандыр. Без инфраструктураны киңәйтәчәкбез, шуңа күрә сез яшәү урыныгыз тирәсендә үзегезгә ошаган шөгыль таба аласыз: шахмат яки шашка уеннары, бию, саф һавада физик күнегүләр. Аллаһ сезгә озын бәхетле гомер бирсен, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, күршеләрегез шатландырып торсын», - дип дәвам итте Илсур Метшин.
Мэр Казанның Ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Гүзәл Стрекаловага һәм Төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәковка рәхмәт хатлары тапшырды.
Хәбир Иштирәков өлкән буынның потенциалы никадәр бай икәнен күрсәтүче өлкән яшьтәге казанлылар өчен бәйрәм оештырганга шәһәр һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Бәйрәм атмосферасы паркка керү урыныннан ук сизелә иде – шәһәр халкына Яшәү яме проекты символикасы һәм уен-квест үтү өчен маршрут бите белән сувенирлар таратылды. Үзәк аллея буйлап проектта катнашкан барлык учреждениеләр – мәдәният йортлары, спорт объектлары, китапханәләр төзелеп киткән. Һәркем кунакларга үз дәресләр расписаниесен тарата һәм юнәлешләр буенча консультация бирә, ә сайлаган кешеләрне монда ук теләгән түгәрәккә яки коллективка яздыралар.
Илсур Метшин паркның активлык зоналары оештырылган мәйданчыкларын әйләнеп чыкты. Мәсәлән, Мэр бәйрәмдә оригами ясаган «тормыш сөючеләр» белән аралашты.
«Без Мәскәү районының «Юность» мәдәният йортыннан. Районыбыз – иң матуры, иң яхшы мәдәният йорты безнеке, яхшы матур ишегалды. Барысы да сезне ярата, кунакка килегез», - диде бер ханым шәһәр башлыгына.
«Афәрин, сезне инде таныйлар. Сезнең буынның өйдә утырмавы кирәк. Дача сезоны тәмамланачак, кем кул эше белән, кем бию белән шөгыльләнә башлаячак. Иң мөһиме, бу гадәткә керә», - дип җавап бирде Мэр.
«Тормыш сөючеләр» Мэрга үз куллары белән ясалган чәчәк композициясен бүләк итәләр һәм аның белән истәлекле фотога төштеләр.
Бәйрәмдә өлкән яшьтәге казанлылар өчен киң күңел ачу, мәдәни һәм танып белү программасы әзерләнде. «Тормыш сөючеләр» милли мотивлы тукымадан чәчәкләр һәм аппликацияләр ясады, гаилә рецептлары белән актив уртаклашты, мобиль грамоталылык һәм сәламәтлек буенча лекцияләр тыңлады, цигун сулыш гимнастикасын өйрәнде, халыкара дәрәҗәдәге гроссмейстер Артем Тимофеев белән шахмат уйнады. Ә паркның яшел аланындагы бәйрәмнең төп сәхнәсендә шәһәр мәдәният йортларыннан «Яшәү яме» коллективларының концерты барды. Күпсанлы тамашачылар, хисләрен яшермичә, артистларга җан атып торды.
Бәйрәмнең кульминациясе булып «Алтынбикә» матурлык һәм зирәклек конкурсы булды. Жюри 50 катнашучы арасыннан җиңүчене сайлады – ул «Сәйдәш» мәдәният йортында «Яшәү яме» проекты дәресләренә йөрүче Альбина Обрезкова булды. Аннары быел бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтүче тугыз парны хөрмәтләделәр.
Бәйрәм мәйданчыгында консультация пунктлары да эшләде – ярдәмне халыкка хезмәт күрсәтү үзәкләре хезмәткәрләре һәм «Тыңлыйбыз» проекты психологлары күрсәтте.
Иң спорт сөюче пенсионерларны октябрь аенда «Озын гомер уеннары»нда билгеләячәкләр
Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләгәнчә, бу җәйге сезонда Казан өлкәннәре өчен яңа юнәлешләр кертелде: паркларда һәм скверларда йөгерү күнегүләре, скандинавия йөреше буенча дәресләр, Yaratam chess клубының шахмат турнирлары, финанс грамоталылыгы буенча лекцияләр, психологик терапия, хорда җырлау дәресләре уза.
«Проектның мөһим өлеше – төрле темаларга лекцияләр. Безгә табиблар, медик-студентлар ярдәм итә, алар пенсионерларга сәламәтлекнең төрле яклары турында сөйлиләр. Лекцияләрне «тормыш сөючеләр» үзләре дә үткәрә – төрле тормыш ситуацияләреннән чыгу юллары белән уртаклаша. Мәсәлән, телефон мошенниклары белән ничек аралашырга. Өлкән буынның көне тыгыз, без моны аңлыйбыз, шуңа күрә дәресләр көннең беренче яртысында үткәрелә – яңа күнекмәләрне күтәренке хәлдә үзләштерү өчен бу бик уңайлы», – дип сөйләде Азат Абзалов.
Көздән «тормыш сөючеләр» өчен чаралар расписаниесенә яңа проект – «Озын гомер уеннары» өстәләчәк. Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сүзләренчә, турнир 3 нче октябрьдә Казанның Үзәк стадионында ачылачак. Көн дәвамында өлкән яшьтәге казанлылар җиде спорт төрендә ярышачак: йөзү, өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика кроссы, шахмат, скандинавия йөреше һәм ГТО нормаларын үтәү.
Финал ярышлары алдыннан район этабы узачак, аның барышында иң яхшы олы яшьтәге спортчыларны сайлап алачаклар. Шәһәр этабы май аенда тәмамланачак һәм нәкъ менә анда Казанның иң спорт сөюче пенсионерларын билгеләячәкләр. Өлкән яшьтәге казанлылар физик формаларын тәртипкә китерә алсын өчен, 20 муниципаль спорт объектында алар өчен бушлай күнегүләр башланачак.
Исегезгә төшерәбез, «Яшәү яме» проекты 2016 елда Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән старт алды. Социаль проект иҗади яктан үсү, «алтын» яшьтәге шәһәр халкының сәламәтлеген һәм озын гомерлелеген саклауга юнәлдерелгән. Әгәр проект стартында аның даими катнашучылары саны 1800 кеше булса, бүген «Яшәү яме» чараларында ел саен 100 мең кеше катнаша. Быел проектта катнашкан учреждениеләр саны 56 дан 91 гә кадәр арткан.
«Яшәү яме» командасына кушылырга теләүчеләр түбәндәге кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә ала: +7(843)236-42-93.