(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август,
Татьяна Марюхова). Бүген Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы
буенча эшләр 84,3% ка башкарылган. 169 йортта яшәүчеләр яңартылган ишегалларын
бәяли ала, ә 268 йорт территориясендә эшләр дәвам итә.
Бүген
ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Киров районындагы Фрунзе урамындагы 15,
17 һәм 19 нчы номерлы күпфатирлы йортларның ишегаллары комплексын һәм күршедәге
скверны ремонтлауны бәяләп кайтты, шулай ук җирле халык белән аралашты. Биредә
барлыгы 1156 кеше яши.
Балалар өчен күпфункцияле уен мәйданчыгы, велосипед
парковкасы һәм масштаблы яшелләндерү
Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов беренче булып Мэрга
узган ел яңартылган 15 нче йортның ишегалды территориясен күрсәтте. Биредә
балалар өчен уен мәйданчыгы һәм урам җиһазлары урнаштырылган, велосипед
парковкасы барлыкка килгән, асфальт өслек һәм тротуарлар алыштырылган, яңа
яктырту баганалары монтажланган. Моннан тыш, «Заречье» ИК» ҖЧҖ идарәче
компаниясе керү төркемнәрен һәм подъездларны ремонтлады, газон һәм куаклар
утыртты. Монда шулай ук каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен заманча
контейнер мәйданчыклары урнаштырылган.
«Яңартудан
соң шунда ук бакча территориясе ямьләнеп китте, һәм территория үзе дә күпкә
яхшырды. Сез халык белән диалог төзергә, шул рәвешле ишегалдын төзекләндерүгә
аларны җәлеп итәргә куштыгыз. Безнең әлеге йортта өй буенча җаваплы кеше дә бар
– ул үзенең бакчасын йорт почмагында тота», – дип уртаклашты Сергей Миронов.
«Иң
зур юл беренче адымнан башлана. Мондый зур территория өчен бу яхшы үрнәк», -
дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Ул ишегалдында ясаган матур чәчәк бакчасы өчен
актив яшәүчегә рәхмәт белдерде һәм аңа озын гомер теләде.
«Үз көчләре белән скверны тәртипкә китерделәр:
эскәмияләр урнаштырдылар, чәчәк түтәлләре утырттылар һәм газонны торгыздылар»
15
нче һәм 19 нчы йортларны кечкенә сквер тоташтыра, анда быел өч чәчәклек
булдырылган, шул исәптән зур үзәк чәчәк түтәле, 400 метр газон торгызылган һәм
56 чыршы утыртылган.
«Без
Горводзеленхоз белән килештек, алар көн саен биредә үсемлекләргә су сибәләр.
Хәзер эссе һәм үсемлекләр әле ныгып кына килә, шуңа күрә аларны карау мөһим.
Паркны минем үтенечем буенча идарәче компания дә күзәтә. Элек сквер бераз
ташландык хәлдә иде, хәзер ул бөтенләй башкача төсмер алды», – дип сөйләде
Сергей Миронов.
Җирле
бизнесменнар белән диалогта шәһәр халкы паркта һәм кичке вакытта ял итә алсын
өчен яктырткычлар урнаштыру планы да бар. Сквердан чыгу урынында идарәче
компания инициативасы белән 19 нчы йортны мурал белән бизәгәннәр.
325 яңа «яшеллек» һәм 1571 кв.м мәйданда асфальт-бетон
япма ремонтлау
Быел
эшләр 19 нчы йорт ишегалдында алып барыла. Илсур Метшин йорт төзелгәннән бирле
40 елдан артык монда яшәүче Мария Дмитриевна белән аралашты. «Мин бу йортта
беренче көннән үк яшим, фатирга бөтен йортның өченче фатир хуҗалары булып
урнаштык. Шундый шәп ишегалды ясадылар, оныкларыма «әле яшәргә кирәк» дидем.
Барысы да яхшы килеп чыкты, шатланып туя алмыйм. Әлеге ишегалды өчен рәхмәт», –
диде ул.
«Без
сезгә ошаганга бик шат. Мария Дмитриевна, бу йортлар комплексында бер мең кеше
яши. Быел без 473 ишегалдына капиталь ремонт ясыйбыз. Бүгенге көндә 300 мең
казанлы сез күргән үзгәрешләрне сизде. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов программасы
буенча барлык ишегалларын да сезнең кебек ясарга ниятлибез. Сез әйткәнчә,
һәркем дә озаграк яшәргә теләсә иде», – дип җавап бирде шәһәр башлыгы.
Сергей
Миронов Илсур Метшинга әлеге ишегалдында шулай ук янәшәдәге йортның фасад
өлешен ремонтлау һәм беренче катларны косметик ремонтлау үткәрелгәнен сөйләде.
«Монда программа буенча йортның фасады ремонтланды. Ике яктан җылыттылар, керү
төркемнәрен яңарттылар һәм видеокамера белән ачкычсыз керү белән заманча
домофон урнаштырдылар. Подъездлар тулысынча буялмаган, әмма беренче катлары
яңартылган – ике ел элек биредә капиталь ремонт булган иде», – дип хәбәр итте
шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы.
Ишегалдында
яңа кечкенә архитектура формалары барлыкка килгән: төрле таганнар, бруслар,
турниклар, швед стенасы һәм пресс өчен эскәмия белән комплекс, шулай ук өч
яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен кечкенә йорт һәм үстерү җиһазлары. Моннан
тыш, 13 яңа яктырту терәкләре урнаштырылды һәм 1571 кв.м мәйданда асфальт өслек
алыштырылды, велопарковка ясалды. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен урам
җиһазлары – эскәмияләр, урналар, келәмнәрне чистарту өчен стойка куелды.
Идарәче
компания 325 куак һәм үсемлек – миләш, чыршы, тау нараты, сирень, кизильник һәм
япон спиреясы утырткан. 1978 кв.м мәйданда яңа газон да салынган. Барлык
эшләргә 9,5 миллион сум акча тотылган.
Икенче
бер хатын-кыз – Эльвира Хәмзина – яңартудан соң бала белән ишегалдында ешрак
йөри башлауларын җиткерде. «Монда бик чиста, уңайлы, яшел – кечкенә генә Италия
ишегалды диярсең. Барысы да бар һәм бу сөендерә. Балаларны урамнан алып кереп
булмый, мин үзем бала белән буш вакыт барлыкка килү белән чыгам. Ял көннәрендә
без гел монда уйныйбыз», – диде ул.
Исегезгә
төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы буенча өч ел эчендә гомуми мәйданы 2
млн кв.м булган 1,3 меңнән артык күпфатирлы йорт территорияләрен яңарттылар.
Узган ел шуның 466 йорт территориясендә эшләр башкарылды, аларның гомуми
мәйданы 530 мең кв.м тәшкил итте. 2,9 мең светодиодлы яктырткыч баганалар һәм 2
мең кече архитектура формасы куелган, 5 мең яңа машина кую урыны барлыкка
килгән. Гомумән алганда, уңайлыклар өч ел эчендә 300 меңгә якын шәһәр кешесен
колачлаган.