(Казан
шәһәре KZN.RU, 17 нче август, Диана Жиленкова). Бүген ТР башкаласыннан 85 тонна
авырлыктагы гуманитар йөкнең унынчы партиясен Лисичанск һәм Рубежноега җибәрделәр.
Татарстан шефлыгы астындагы шәһәрләрдә яшәүчеләр азык-төлек, төзелеш
материаллары һәм башка кирәкле әйберләр алачак. Моннан тыш, яңа туган балалар
өчен әйберләр һәм китаплар җыелган. Казан Кремле диварларыннан биш фурадан
торган гуманитар колоннаны җибәрүне шәһәр Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.
Традицион рәвештә әйберләр җыюга
Казан халкы, эшмәкәрләр, оешмалар һәм предприятиеләр кушылды. Мәсәлән, «Комос
Групп» компаниясе түбә материаллары – ондулин һәм монтаж өчен кораллар
тапшырган. ТР ДОСААФында Татарстан шефлыгы астындагы шәһәрләр өчен махсус кием,
хуҗалык товарлары, цемент, эретеп ябыштыру аппараты, бензопилалар һәм битум
мастикасы сатып алынган. «Казэнерго» АҖ 30 тонна азык-төлек – ярма, көнбагыш
мае һәм чәй сатып алган. Шулай ук азык-төлекләрдән ит консервалары, он, бакалея
һәм ярма әйберләре җибәрелгән. Тагын бер компания «УАЗ» автомобилен тапшырган.
«Чираттагы гуманитар поездны
битараф булмаган казанлылар һәм эшмәкәрләр җыйды. Ноябрьдән бу инде Лисичанск
һәм Рубежное халкы өчен җибәрелгән 1100 тонна. Гуманитар поездда беренче тапкыр
яңа туган балалар өчен йөк җибәрәбез. Тормыш дәвам итә, ә Лисичанск һәм
Рубежноеда биләүләр, подгузниклар һ.б. табу авыр. Безгә мөрәҗәгать иттеләр, ә
без рәхәтләнеп оештырдык һәм җибәрәбез», – диде Илсур Метшин.
Әйтик, Татарстан шефлыкка алган
шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен 1010 балалар мендәре, 700 юрган һәм «конверт», 300
бәйләнгән пинетка, 100 әр биләү япмасы һәм күчереп йөртелә торган люлька һәм
сабыйлар өчен төрле кием-салым – барлыгы 4,6 меңнән артык берәмлек җыелган.
Мәскәүнең «Изгелек кыл» хәйрия фонды шундый зур ярдәм күрсәткән, ул кайчандыр
нәкъ менә Казанда барлыкка килгән иде.
«Шулай ук гадәти булмаган
әйберләрдән – китаплар, – дип билгеләп үтте Мэр. - Казан халкы медикаментлар,
азык-төлек, төзелеш материаллары һәм киемнәр белән беррәттән әдәбият алып килә.
Ә Лисичанск һәм Рубежное халкы аны рәхмәт белән кабул итә. Димәк, без дөрес
юлда».
Китаплар Казан Башкарма комитетының
Мәдәният идарәсе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» оештырган хәйрия акциясе кысаларында
җыелды. 240 данә җыя алдык – бу матур һәм фәнни-популяр әдәбият, иң кечкенәләр
өчен энциклопедияләр һәм әлифбалар, кулинария һәм кул эшләре буенча басмалар.
Җыелган китаплар арасында Александр
Пушкин, Алексей Толстой, Михаил Лермонтов, Александр Беляев, Михаил Зощенко,
Николай Носов, Виталий Губарев, Муса Җәлил һәм башка күп кенә язучылар һәм
шагыйрьләрнең әсәрләре бар. Әдәбият мәктәпләр һәм китапханәләр, яшүсмерләр
клублары фондларына тапшырылыр дип көтелә.
Хәйрия акциясе бүгенге көнгә кадәр
дәвам итә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала: моның өчен Казанның теләсә кайсы
китапханәсенә килеп, китап тапшыру җитә. Иң кирәклесе – рус классикасы, балалар
әсәрләре һәм мәктәп дәреслекләре. Басмалар яхшы хәлдә кабул ителә, ертылмаган
һәм ябыштырылмаган булырга тиешләр. Моңа кадәр Казаннан ике партия белән 400
дән артык китап җибәрелгән иде инде.
«Тормышның җайга салынуы безне
шатландыра. Безнең шәһәр халкы, мөмкинлекләре буенча, зур һәм кече
предприятиеләр, эре бизнес әлеге эштә «Игелекле Казан» аша катнаша. Барыбызга
да зур рәхмәт, бу эшне дәвам итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.
Мэр зур йөк машинасын йөртүчеләрнең
берсе – Наил Латыйпов белән аралашты. Ул ярдәм җыюның башыннан ук гуманитар
колонналарны җибәрүдә катнаша. Наил Латыйпов сүзләренчә, юлда машина йөртүчеләр
ике көннән артык вакыт үткәрә. Чиктә аларны ТР Премьер-министры урынбасары
Евгений Варакин каршы ала, ул фураны билгеләнгән урынга кадәр озата бара.
«Ул яхшы оештыручы, – дип
ассызыклады Илсур Метшин. – Минем почтага аның адресына һәм Лисичанск белән
Рубежноеда хәзер көнкүрешне оештыру, су белән тәэмин итүне, электр белән тәэмин
итүне, канализацияне торгызу белән шөгыльләнүче хезмәттәшләребез адресына
рәхмәт хатлары килә».
Наил Латыйпов сөйләвенчә, Лисичанск
һәм Рубежное халкы фураларны бушату вакытында булган һәм Казанга күрсәтелгән
ярдәм өчен рәхмәт белдергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда
гуманитар ярдәмне үзәкләштерелгән җыю узган елның көзеннән алып барыла. Беренче
партия Лисичанскига ноябрьдә җибәрелде.
Соңгы тапкыр, июнь аенда, биш фурадан торган колонна Төньяк вокзалдан кузгалды.
Татарстан шефлыгы астындагы шәһәрләрдә яшәүчеләргә шәһәрләрнең су артерияләрен
торгызу һәм төзү өчен 40 тонна торба, 40 тонна полиматериал җыелган.
Битараф булмаган казанлылар
яшүсмерләр клубларында һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган
оешмасы логотибы белән билгеләнгән спорт объектларында урнашкан гуманитар ярдәм
җыю пунктларына беренче кирәкле әйберләр китерә ала. Аларның тулы исемлеге белән
KZN.RU порталындагы махсус бүлектә танышырга
мөмкин. Йөкләрне җыю, комплектлау һәм формалаштыруның төп склады Горький
шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан.