(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август, Татьяна Марюхова). Яңа уку елында Казанның сигез мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңартылган 12 сыйныф ачылачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәрдә барлыгы 45 база белем бирү учреждениесе бар, анда 850 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала. Икенче ел Казан шәһәр яны лагерьларында алар өчен инклюзив сменалар уза.
155 нче һәм 231 нче номерлы мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь ремонт тәмамлана, анда шулай ук сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен шартлар тудырылачак.
Илсур Метшин мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен «Игелекле Казан» премиясе булдырылуын искәртте.
Беренче конкурста катнашучыларга яңа технологияләр һәм эш практикаларын күрсәтү, инклюзия өлкәсендәге проектларны яклау тәкъдим ителде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2023 елда 33 белгеч бүләкләнде.
«Безнең кулда һәм безнең планнарда – балаларга сыйфатлы белем алу өчен тигез шартлар тудыру», - дип ассызыклады Мэр.