Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август, Татьяна Марюхова). Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары «Батыр» махсус картасы буенча 220 меңнән артык тапкыр җәмәгать транспортында йөргән, шулай ук 27,5 мең тапкыр мәдәни һәм спорт объектларында булган. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә хәбәр итте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чараларының берсе аларның балалары өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шәһәр бюджеты хисабына кайнар бушлай туклану булды. Әлеге инициативаларны республика хөкүмәте дәрәҗәсендә хупладылар.
Илсур Метшин укытучыларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
«Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән элемтәдә, аларның проблемаларын беләбез һәм хәл итәбез. Ләкин, баланың кәефен, эмоциональ хәлен укытучыдан яхшырак кем аңлар? Махсус хәрби операция барышында илебезнең бәйсезлеген яклаучы сугышчылар тылда аларның барысы да тыныч икәненә ышанырга тиеш», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Батыр» картасын район администрацияләрендә алырга мөмкин. Моның өчен ата-аналарга паспорт, баланың тууы турында таныклыгы белән прописка урыны буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда балага серия номеры белән пластик карта биреләчәк.