Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август, Юлия Летникова). РТ Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш төенендә, аэропорт районында һәм Көек янында төзелешкә рөхсәт бирүгә вакытлыча вето куйды. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бүген күрше районнарда актив төзелеш аркасында дисбаланс формалашкан, ул ТР башкаласы инфраструктурасына артык йөкләнеш китерә.
«Татарстан Рәисенең социаль инфраструктура мәсьәләләрен үтәүне таләп итүенә карамастан, Казан чигенең икенче ягында актив төзелеш бара. Тулы аудит үткәрү турында карар кабул ителде, биек йортлар төзелешен дәвам итү юл-транспорт челтәре рөхсәт иткән һәм социаль инфраструктура үсеше исәпкә алынган урыннарда гына мөмкин дигән фикергә килделәр. Юлларда бик зур киеренкелек барлыкка килә, безнең балалар бакчалары һәм мәктәпләр артыгы белән тулган», - диде шәһәр башлыгы.
Ул муниципалитетларга Республика пространство үсеше институты белән бергә күрше районнарның генераль планнарына һәм территорияләрен планлаштыру проектларына үзгәрешләр кертү, килеп туган вәзгыятьне эшләү һәм төзелешкә үз тәкъдимнәрен кертү, ә төзелешкә барлык рөхсәтләрне төгәл уйланылган планнар белән әлеге документларга таянып бирү йөкләнгәнлеген сөйләде.
«Арбаны аттан алда куярга ярамый. 10 ел без бу турыда сорадык һәм сөйләдек. Моңа иң өстәгеләр дә борчылалар. Хәзер туктап тору яхшырак, аннары артка бирү кыйбатракка төшәчәк. Төзүчеләр дә безне аңлар дип өметләнәбез. Казан агломерациясендә төзүчеләр – очраклы кешеләр түгел, тәҗрибәле төзүчеләр, шуңа күрә алар яшәү шартларының фатирда гына булмавын, шулай ук кешеләрнең ничек эшкә, укуга баруының һәм кире өйгә кайтуының мөһимлеген дә аңларга тиеш. Шуңа күрә Транспорт министрлыгына да Оренбург юнәлешенә кагылышлы транспорт логистикасы мәсьәләләрен карарга кирәк», - дип игътибар итте Мэр.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Оренбург тракты инде йөкләнешне күтәрә алмый, монда даими рәвештә бөкеләр барлыкка килә. Казан агломерациясе районнарында төзелешкә бирелгән рөхсәтләр юлның кабул итә алу сәләтенә караганда берничә мәртәбә күбрәк.
«Рәиснең йөкләмәсен үтәү буенча юл картасына бүген үк керешергә кирәк», - дип йомгаклады Мэр.