(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август, Татьяна Марюхова). Республика һәм шәһәр көнендә тәртипне Казанда якынча 1,5 мең полиция һәм милли гвардия гаскәрләре, хосусый сак предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр һәм төрле предприятие һәм оешма хезмәткәрләре күзәтәчәк. Бәйрәм мәйданчыкларында контроль-үткәрү пунктлары оештырыла, ә ЮХИДИ вәкилләре автотранспорт парковкасы буенча ярдәм итәчәк. Бу хакта Мэриядәге эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары Александр Царевский хәбәр итте.
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бәйрәм мәйданчыкларында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кушты.
«Һәммәгездән дә хокук саклау органнарының барлык тәкъдимнәрен үтәүгә җитди каравыгызны сорыйм. Кабатлап әйтәм: куркынычсызлык мәсьәләләре – беренче урында», - диде ул.
Александр Царевский сөйләгәнчә, тантаналар башланганчы чаралар үткәрелә торган урыннарның һәм аның янындагы территорияләрнең барысын да сапер-белгечләр һәм кинологлар тикшерә. Шулай ук киртәләр, махсус инженер корылмалары урнаштырылачак, авыр автотранспорт та файдаланылачак. Гражданнарга керү өчен металл детекторлар белән җиһазланган контроль-үткәрү пунктлары каралган.
Гражданнар күпләп була торган урыннарда полиция нарядларының тыгызлыгы арттырылачак. Казан метрополитенының өч станциясендә («Кәҗә бистәсе», «Кремль» һәм «Тукай мәйданы») өстәмә постлар куячаклар.
Александр Царевский шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләрен Шәһәр һәм республика көннәрен әзерләү һәм бәйрәм итү көннәрендә уяулык күрсәтергә, куркынычсызлык чаралары күрергә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда һәм шикле әйберләр табылганда эш итү буенча персонал белән инструктажлар үткәрергә чакырды.
«Автотранспорт белән йөрү маршрутларын үзгәртү һәм тикшерү чараларын үткәрү белән бәйле вакытлыча уңайсызлыкларга карамастан, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары кабул ителгән куркынычсызлык чараларына аңлап карарлар дип өметләнәм. Гомумән алганда, Казан полиция гарнизонының шәхси составы куелган бурычларны үтәүгә әзер», - дип йомгаклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары.