Төзелә торган метро станциясендә пассажирлар агымы көненә 45 мең кешедән артыр дип фаразлана
(KZN.RU, 28-нче август). Яңа “Дубравная” метро станциясе Зорге, Фучик һәм якындагы микрорайоннарда яшәүчеләр өчен күпчелек транспорт проблемасын хәл итәчәк. Әмма аны мөмкин кадәр файдалану өчен бу урында алдан ук транспортны вакытлыча калдырып тору урынын карап куярга кирәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин төзү мәйданында булып кайтканнан соң шулай дип белдерде.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук “Метрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Башкарма комитет Җитәкчесенең муниципаль контроль оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары, АТИ башлыгы Рамил Муллин, Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев катнашты.
Фучик һәм Габишев урамнары арасында, Зорге урамында төзеләчәк “Дубравная” станциясе аша пассажирлар агымы тәүлегенә 45 мең кеше тәшкил итәр дип фаразлана. Станция проекты типлаштырылган: утырту платформасы озынлыгы 100 метр, 2 вестибюль һәм метрога керү-чыгу өчен 4 урын. Шуларның икесе – Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә, трамвай юлларына чыга, тагын икесе – Дубрава һәм Габишев урамнарына якын.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казан метрополитенындагы һәр станциянең әһәмиятен бәяләп бетерү авыр, ә яңа станция зур торак массивка хезмәт күрсәтәчәк – бу 10-нчы микрорайон, салына торган йортлар белән үсеп килә торган Салмачи һәм Куюки поселоклары. Перспективада станция Фучик урамыннан 10-нчы микрорайон аша, Ямашев проспекты буйлап Декабристлар урамына чыга торган метро линиясенә күчеп утыру урынына әйләнергә мөмкин.
Киңәшмә барышында шәһәр башлыгы игътибарын станциядә транспортны вакытлыча калдырып торырга мөмкин булган паркинг кирәклеген оештыруга юнәлтте. Бу мәсьәлә кирәк дәрәҗәдә эшкәртелмәгән. Парковка өчен урын шактый, проект карарының оптималь тибын хәл итәргә кирәк: җир өсте яисә җир асты парковкасы. И.Метшин тикшерелешкә берничә вариант әзерләп, тәкъдим итүне йөкләде.
М.Рәхимов хәбәр иткәнчә, эшләрнең беренче этабын башкару вакытына, ә бу исә, 6-7 ай тәшкил итә, метро төзүчеләргә Фучик урамыннан Габишев урамына таба Зорге урамы буенча хәрәкәтнең бер полосасын ябарга туры киләчәк. Шуңа карамастан, әлеге чикләү авырлыклар тудырырга тиеш түгел, чөнки Зорге урамы буенча хәрәкәт иткән төп агым Фучик урамына бора. Шулай да, Илсур Метшин әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кушты: мисалга, трамвай тукталышын алып кую хисабына хәрәкәт итү өчен өстәмә полоса булдыруны тәэмин итәргә.
Мэр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобовка якын-тирәдәге йортлар ишегалларында җыелышлар үткәрүне йөкләде: җыелышта исә халыкка метро станциясе төзү өчен башкарылачак эш төрләре, аларны үтәү вакыты хакында хәбәр итәргә.
“Кешеләр өчен төзибез, алар якында метро станциясе булуына шат булачак, ышанам моңа. Әмма төзү чорына – ә бу 2-3 ел дигән сүз – кешеләргә тавыш, уңайсызлыкларга түзәргә туры киләчәк, шуңа аларга барысын җиткерергә”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.