(KZN.RU, 28-нче август). Казандагы Республика клиник хастаханәсе белән Балалар республика клиник хастаханәсе арасында Роналд Макдоналд йорты – Россия Федерациясендә беренче бушлай кунакханә салыначак. Бүген шушы 2 катлы йорт төзелешенең беренче ташын салу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Роналд Макдоналд Йорты”/”Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды идарәсе рәисе, “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов килде. Әлеге чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары һ.б. катнашты.
Быел сентябрьда төзелә башлап, киләсе елның 6 июлендә файдаланылышка тапшырылачак әлеге йорт БРКХ ишегалды түрендә төп бинага перпендикуляр урнаша (макетта күрсәтелгән). “Өйдән еракта өй” кунакханәсе сабые Балалар республика клиник хастаханәсендә озаклап дәвалану курсы уза торган ата-аналар өчен салына. Аны үз инициативасы белән әлеге фонд бушлай төзи, бушлай хезмәт күрсәтүне оештыра, ягъни ата-ана ул кунакханәдә торган өчен акча түләми. Бинада икешәр кешегә исәпләнгән (ләкин өстәмә караватлар кую мөмкинлеге карала) стандарт 19 бүлмә, коляскалы инвалидларга җайлаштырылган тагын 5 бүлмә, кечкенә һәм үсмер балалар өчен аерым уен бүлмәләре, компьютер классы, аш әзерләү һәм туклану, кер уу бүлмәләре, административ зона була. Баласы дәваланган арада ата-ана анда үз өендә торган кебек яши, баласын янына алып керә, ризык әзерләп сыйлый ала. Гомумән, бу игелекле йорт 600 кешегә исәпләнгән.
“Бик кирәкле, зур ихтыяҗлы проект бу. Фонд инициативасы безнең тарафтан яклау тапты һәм андый кунакханәне биредә күптән салырга кирәк иде: әле кул җитмәде, әле акчага кытлык булды. Чынлыкта, монда торган балалар ата-анасы янәшәсендә булуга мохтаҗ, алар янәшәдә булуны белеп тору гына да дәвалауда алга китешне арттыра, балалар тыныч була. Мондый проектның республика башкаласы Казанда тормышка ашырылуына, игелекле гамәлләре өчен компаниягә бик зур рәхмәт. Әлеге компания безнең Универсиадада стратегик партнерлар да әле”, - дип канәгатьлек белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Чынлыкта, Роналд Макдоналд йорты Россия киңлекләрендә беренче булып Казан Универсиадасына төзелсә, 31 илдә шундый 315 йорт баласы бәлагә тарган гаиләләргә игелек күрсәтә.
Мондый проектны Татарстанда гамәлгә ашыруыбызга без үзебез дә шат. Башта ул кунакханәне кайда төзик икән, дип, Мәскәүне, Санкт-Петербургны карадык, Россиянең өченче башкаласы буларак Казанга тукталдык. Баласы дәваланган арада елына 600ләп ата-ана биредә бушлай яши алачак, чөнки шуның өчен барлык шартлар да булдырла, аның тирә-ягы да балалар өчен җиһазландырыла. Татарстан Республикасында бизнесыбыз эшли башлаганга 15 ел була, без бик канәгать, дип сөйләде аннары сүз алган “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов. Аның сүзләренчә, тагын 1-2 атнадан биредә төзелеш эшләре башланачак. “Баланың авыруына каршы көрәштә табиблар белән гаиләне берләштерә торган проект бу. Киләсе елның 6 июлендә кызыл тасманы кисәргә хәзер үк кызыгып торам”, - диде ул.
Соңыннан журналистлар белән аралашканда, Х.Хасбулатов, төзелеш материалларының экологик яктан чисталары гына кулланылачак, күпчелеген чит илләрдән кайтартылачак, ә төзүчеләре җирле компанияләрдән сайланачак, дип вәгъдәләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж